Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл җирлекләре башлыклары Иске Котышка барганнар

Шушы көннәрдә авыл җирлекләре башлыклары, Иске Котышка барып, ике хуҗалыкның мини-ферманың эшчәнлеге белән танышканнар. Вячеслав һәм Надежда Шохиннарның яңа төзелгән абзарларында 15 баштан күбрәк мөгезле эре терлек исәпләнә. Әлегә биш савым сыерлары бар, әмма якын арада аларны сигезгә җиткерергә ниятлиләр. Җәй айларында бу гаилә сөт сатудан ай саен уртача 25...

Шушы көннәрдә авыл җирлекләре башлыклары, Иске Котышка барып, ике хуҗалыкның мини-ферманың эшчәнлеге белән танышканнар.


Вячеслав һәм Надежда Шохиннарның яңа төзелгән абзарларында 15 баштан күбрәк мөгезле эре терлек исәпләнә. Әлегә биш савым сыерлары бар, әмма якын арада аларны сигезгә җиткерергә ниятлиләр.

Җәй айларында бу гаилә сөт сатудан ай саен уртача 25 мең сумга якын акча эшләгән. Сөтлебикәләрдән тыш, гаилә фермасында дуңгызлар да күп.

Шохиннарның 33 гектар җирләре, МТЗ тракторы, УАЗ автомобиле бар. Терлек өчен азыкны да бик күп хәстәрләп куйганнар.

Авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин да 120 мең сум субсидия алып, терлек биналарын яңарткан. Алардагы җиде баш мөгезле эре терлекнең дүртесе - сыер.

-Соңгы вакытта тәүлеккә уртача 20-22 килограмм сөт тапшырабыз, -ди Александр Константинович.- Авыл җирлегендә терлек асрау-отышлы шөгыль. Көн саен товар- сөт сатабыз, димәк көн саен акча эшлисең дигән сүз бит.

Сүз уңаеннан, Иске Котыш авыл җирлегендә 300 баштан күбрәк мөгезле эре терлек, шул исәптән 85 сыер бар. Соңгы елларда әлеге саннар әллә ни үзгәрми, кемдер малын сата, башкасы ала, диделәр авыл җирлеге Советында.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән инвалидлар оешмасы Грант откан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан башлыклары авыл җирлекләре Иске Котышка барганнар