Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Авангард“та чәчү төгәлләнде

"Авангард" җәмгыяте, районда беренчеләрдән булып, планлаган мәйданнарда бөртекле культуралар, шикәр чөгендере, кукуруз чәчүне төгәлләде. "Лениногорск Агрофирмасы" да эшне тиз башкарды, чәчүне төгәлләде дә. Район буенча алганда әлегә 27 мең 711 гектарда ( тиеше 41 мең 187 гектар) орлыклар җир куенына салынган. "Күтәмә АГРОфирмасы", "Чирмешән АГРО" җәмгыятьләрендә бу эш ахырына якынлашып...

"Авангард" җәмгыяте, районда беренчеләрдән булып, планлаган мәйданнарда бөртекле культуралар, шикәр чөгендере, кукуруз чәчүне төгәлләде.

"Лениногорск Агрофирмасы" да эшне тиз башкарды, чәчүне төгәлләде дә.
Район буенча алганда әлегә 27 мең 711 гектарда ( тиеше 41 мең 187 гектар) орлыклар җир куенына салынган. "Күтәмә АГРОфирмасы", "Чирмешән АГРО" җәмгыятьләрендә бу эш ахырына якынлашып килә. Башкалар белән чагыштырганда, "Үтәмешагро", "Кара Чишмә", "Чирмешәнагрохезмәтләре", "Алга" хуҗалыкларында чәчү агрегатлары узмаган участоклар шактый әле.
-Кайбер урыннар бик юеш, тиз генә кипмәс тә, шуңа күрә сайланып эшләргә туры килә, - ди "Серендеев Н.И." хуҗалыгы җитәкчесе Николай Серендеев. - Чәчүнең үз вакыты бит, алда һава торышының ничек буласын белмибез.
Чәчү темпын тизләтик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авангард чәчү Язгы кыр эшләре