"Чирмешән АГРО" җәмгыяте, районда иң беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләренә кереште.
Тәүге көнне үк 120 гектарда уҗымнарга керткән ашламаның яңгырларга эләгеп изрәве бик яхшы.
-Соңгы берничә ел белән чагыштырганда, җирләр тигез, тиз өлгерде. Туфрак йомшак та. Әгәр атна ахырына кадәр шундый һава торышы торса, чөгендер, солы, арпа чәчәргә дә тотынмакчыбыз,...