Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Нурлат кешесе Чирмешәндә машина йөртүчедән пассажирга “әйләнгән”

Районның юл инспекторлары төнлә Кара Чишмә урамында бер автомобильне туктаталар. Машина йөртүче шушы авыл кешесеннән алкоголь исе аңкып тора, үз-үзен тотышында да аек түгеллеге ачык күренә.

-Шулай булса да, ул медицина тикшеренүеннән баш тартты, - диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов. – Күптән түгел Лениногорск – Чирмешән юлында туктатылган автомобильнең дә машина йөртүчесе, Нурлат кешесе, хәмер кулланып руль артына утырган. Аның автомобиле Нурлатка штрафстоянкага эвакуатор белән озатылса, 1969 нчы елгы әлеге ир-атка өенә юлаучы машина белән кайтырга туры килде.

Кагыйдә бозучыларга хәзер  30ар мең сум штраф һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев