Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә тагын өч машина йөртүче таныклыксыз калган

Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын өч машина йөртүчеләрнең эше тикшерелгән.

Лашман авылында яшәүче Рөстәм Галиевны автоинспекторлар район үзәгенең Техническая урамында көндез туктаталар. “Шевроле Авео” машинасы белән идарә иткән якташыбызның спиртлы эчемлек куллану билгеләре (алкоголь исе, сөйләмдә һәм үз-үзен тотышында, бит төсендә үзгәрешләр) ачык күренсә дә, ул медицина тикшеренүеннән баш тарта. Шулай да, суд барышында, үз гаебен таный.

ВАЗ-211340 автомобиле руле артына утырган искекадилы Марат Мингулов та ЮХИДИ хезмәткәрләренә аек булмаган хәлдә очрый. Аны иртәнге 8дә Утыз Имән белән Иске Кади авыллары арасындагы юлда туктатканнар. Якташыбыз суд утырышына килмәсә дә, җәзадан котыла алмаган.

“Лада-Веста” автомобиле белән исерек килеш идарә иткән күрше Аксубай районы Иске Ибрай авылы кешесе Илнур Хәсәншинны исә Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында төнге уникеләр тирәсендә туктаталар. Аның спиртлы эчемлек кулланган хәлдә булуын алкотектор да раслый.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның  - гаеплеләрнең өчесен дә 30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев