Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә иң оста “Автобабай”ны билгеләделәр

Чирмешәндә узган “Автобабай” район бәйгесендә беренче урынны Утыз Имән авылында яшәүче 63 яшьлек Рөстәм Вәлиуллин яулады.

Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйгедә тугыз кеше катнашты, араларында гүзәл затлар да булды.

-Бәйгенең төп максаты - өлкәннәрдә юлда йөрү культурасын арттыру, гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр белән таныштыру, һәм инде, әлбәттә, машина йөрткәндә юл кагыйдәләрен төгәл үтәүгә мотивация булдыру, - диде район автоинспекциясе бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Аяз Гатиятов.

Катнашучылар ике этапта көчләрен сынады. Беренчесендә юлда йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр. Конкурсның икенче этабында якташларыбыз тизлеккә автомобиль йөртүдә осталыкларын күрсәттеләр.

Ике этап нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Утыз Имән авылыннан Рөстәм Вәлиуллин яулады, ул 5 октябрьдә Казанда үтәчәк республика ярышларында район данын яклаячак.

- Юлда йөрү кагыйдәләре онытыла икән шул, аннан соң бит алар ел саен яңарып тора, бөтенесен белеп тә бетереп булмый, әмма белергә кирәк. Хәзер бит интернет бар, керергә дә карарга, - диде Рөстәм Газыймҗан улы юлда йөрү кагыйдәләре буенча тестны тапшыргач.

Шуңа да карамастан, ул сынауларны уңышлы узды. Рөстәм Вәлиуллин озак еллар колхозда ГАЗ-53 машинасын йөрткән.

-Аның белән Татарстанда бармаган шәһәр калмагандыр, ләкин беренче тапкыр рейска чыккач, Бөгелмәгә терлек илткән идек, юлда ватылып калдым, -дип искә алды якташыбыз. – Ул вакытта машина күп түгел иде, юлда озак тордым, өшедем, аннан соң бер КамАЗ килеп чыкты, мине бер авылга кадәр тартып кайтты. Хәзер юлларда машина күп, шуңа да автомобиль йөртүчеләргә бик игътибарлы булырга кирәк.

“Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге начальнигы Алинә Филиппова һәм районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Радик Сәйфетдинов барлык катнашучыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев