Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җитезләр ачыкланды

Үткән якшәмбе көнне спорт сөючеләр Чирмешән стадионына җыелды. Бөтендөнья йөгерү көне уңаеннан оештырылган "Милләтләр кроссы - 2014"тә 570 райондашыбыз катнашты. Иске Элмәле, Ульяновка, Югары Кәминкә, Лашман мәктәпләре укучылары, оешмалар арасында район үзәк больницасы коллективы иң активлар булды. Йөгерешчеләргә, мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Татарстан Республикасының 2014 елгы спартакиадасы призеры Роберт Муллин...

Үткән якшәмбе көнне спорт сөючеләр Чирмешән стадионына җыелды. Бөтендөнья йөгерү көне уңаеннан оештырылган "Милләтләр кроссы - 2014"тә 570 райондашыбыз катнашты. Иске Элмәле, Ульяновка, Югары Кәминкә, Лашман мәктәпләре укучылары, оешмалар арасында район үзәк больницасы коллективы иң активлар булды.

Йөгерешчеләргә, мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Татарстан Республикасының 2014 елгы спартакиадасы призеры Роберт Муллин старт биреп, республика спартакиадаларында призлы урыннар яулаган укучылар белән үзенең коляскасында мактаулы әйләнеш ясады.
Аннан соң старт сызыгына велосипедчылар басты. Өч яшь категориясе буенча старт алган узышчылар трассаны уңышлы үттеләр.
-Мин велосипедта йөрергә, гомумән, спортны яратам, - ди бу ярышларда кызлар арасында беренче урынны алган Ульяновка урта мәктәбенең 11 класс укучысы Елена Прокопьева.
Йөгерүчеләр дә билгеләнгән дистанцияне бик матур үттеләр. Һәр яшь категориясе буенча иң-иңнәр ачыкланды. Предприятие җитәкчеләре арасында Түбән Кәминкә мәктәбе директоры Әхтәм Мусин иң җитезе булды. Район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов һәм Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин аңардан азга гына калыштылар.
Мондый спорт бәйрәмнәре коллективларны тагын да берләштерә. Стадионга спортчылар гына түгел, алар өчен көч биреп, уңышлар теләп торучылар да байтак килгән иде.
Йөгерүчеләр арасында җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде.
2003 елгы һәм яшьрәк малайлар арасында:
1.Муса Минһаҗев
2.Евгений Рыбкин
3.Илшат Лотфуллин
Кызлар арасында:
1.Светлана Григорьева
2.Ангелина Сурикова
3.Гүзәл Төхфәтуллина
2002-2000 елгы малайлар арасында:
1.Роман Акимчук
2.Руслан Зөфәров
3.Владислав Митякин
кызлар арасында:
1.Светлана Григорьева
2.Светлана Трофимова
3.Кристина Гарбар
1999-1997 елгы егетләр арасында:
1.Анатолий Колесников
2.Сергей Бодрягин
3.Григорий Владимиров
кызлар арасында:
1.Гөлназ Каланова
2.Ангелина Шерматова
3.Анна Павлова.
18-34 яшьлек ир-егетләр арасында:
1.Николай Кузнецов
2.Илгиз Шәмсетдинов
3.Айнур Кәримов
хатын-кызлар арасында:
1.Анна Тимирясова
2.Наталья Степанова
3.Галия Эльбекова
35-45 яшьлек ир-егетләр арасында:
1.Петр Захаров
2.Петр Колесников
3.Марат Җамалиев
хатын-кызлар арасында:
1.Марина Колесникова
2.Надежда Тимирясова
3.Галина Корнилова.
45 яшь һәм өлкәнрәк ир-егетләр арасында:
1.Петр Рыбкин
2.Вячеслав Трофимов
3.Александр Митякин
хатын-кызлар арасында:
1.Татьяна Шерматова
2.Наталья Бодрягина
3.Гөлнур Шәкүрова
Ә велоярышларда менә кемнәр беренче:
13 яшькә кадәрге малайлар:
1.Муса Минһаҗев
2.Евгений Рыбкин
3.Илшат Лотфуллин
кызлар арасында:
1.Светлана Григорьева
2.Ангелина Сурикова
3.Гүзәл Төхфәтуллина
14-17 яшьлек егетләр арасында:
1.Максим Тимирясов
2.Илһам Шакиров
3.Георгий Владимиров
кызлар арасында:
1.Елена Прокопьева
2.Мария Осипова
3.Ольга Дютина
18 яшь һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында:
1.Надежда Тимирясова
2.Гөлнара Разукова
3.Әлфия Яббарова.
Ярышлардан фоторепортаж сайтның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кросс–2012