Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районы укучылары бадминтон да, шахмат та уйныйлар

Бадминтон Мәктәп укучыларының республика спартакиадасы кысаларында узган бадминтон ярышларында 31 команда арасында безнекеләр 16 нчы урынны алып кайттылар. Саба районының Килдебәк авылында оештырылган бәйгедә район данын лицей укучылары Илүсә Шәйхетдинова һәм Илнар Сөнгатов яклаган (тренерлары Юрий Сергеев). Шахмат Мәктәп укучылары өчен Яңа Элмәледә оештырылган шахмат турнирында яшүсмерләр арасында Юрий Скворцов...

Бадминтон
Мәктәп укучыларының республика спартакиадасы кысаларында узган бадминтон ярышларында 31 команда арасында безнекеләр 16 нчы урынны алып кайттылар.

Саба районының Килдебәк авылында оештырылган бәйгедә район данын лицей укучылары Илүсә Шәйхетдинова һәм Илнар Сөнгатов яклаган (тренерлары Юрий Сергеев).
Шахмат
Мәктәп укучылары өчен Яңа Элмәледә оештырылган шахмат турнирында яшүсмерләр арасында Юрий Скворцов (Яңа Элмәле мәктәбе) һәм Регина Бикбова (Чирмешән лицее) җиңү яулады. Алар иганәчеләрнең беренче урын өчен акчалата бүләгенә - мең сумга ия.
Ярышларда кырыклап яшь шахматчы көч сынашты. Хуҗалардан тыш, турнирга Әккәрәй, Туймәт, Ульяновка һәм район үзәгендәге мәктәпләрдән шахматчылар килгән.
-Лашман, Иске Кади, Утыз Имән мәктәпләрендә көчле яшь шахматчылар бар. Ярышка аларны да көткән идек,- ди турнирның баш хөкемдары Вячеслав Редюков.
Яңа Элмәле мәктәбенең 1986 нчы елгы чыгарылыш сыйныф укучылары - Валерий Волков һәм Владимир Муськиннар призына үткән бәйгедә Чирмешән лицееннан Айдар Могыйзов, Яңа Элмәледән Людмила Редюкова, район үзәгенең 2 нче мәктәбеннән Екатерина Меркулова, кадетлардан Минсабир Мәссаров та призерлар - акчалата бүләк ияләре булдылар. 3 нче сыйныфта укучы Алсу Беляева (2 нче Чирмешән мәктәбе) - турнирның иң яшь катнашучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт