Өйдә дә «Фанта» әзерләп була
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Өйдә дә «Фанта» әзерләп була

Рецептны саклап куярга онытмагыз. Кирәге чыгар.

3 литрлы банкага ингредиентлар:
0,5 литр чистартылган абрикос
2-3 калын әфлисун кисәге
1 калын лимон кисәге
1 стакан шикәр

Әзерлек:
1. Чиста банкага абрикос, әфлисун һәм лимон салыгыз.
2. Шикәр өстәп, өстенә кайнар су коегыз.
3. Стериль капкач белән каплагыз.
4. Банканы әйләндерегез, юрганга төрегез һәм тулысынча суынганчы шулай калдырыгыз.

Фото: ИИ

Чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев