Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Караҗиләк белән эремчектән пирог рецепты

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә «бик тәмле пирог» рецепты белән уртаклашкан.

Камыр өчен: 170 грамм атланмай, 80 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 1 кап көпшәкләндергеч, 1 аш кашыгы каймак, 400-450 грамм он. Барлык ингредиентларны кушып камыр басарга һәм 15 минутка суыткычка куярга.

Эчлек өчен 400 грамм 5 процентлы эремчек, 0,5 стакан шикәр комы, 150 грамм 20 процентлы каймак, 2 йомырка, 1 аш кашыгы крахмал, ванилин кирәк. Барсын бергә кушып блендер белән болгатырга.

Аннары 350 грамм караҗиләк (черника), 0,5 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы крахмал, 60 мл суны бергә болгатып газга куярга. Әзер булгач суытырга һәм пирог өстенә тигезләп салырга.

«Бик тәмле була», – дип яза хуҗабикә.

Рәмзия Вәлиева рецепты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев