Якты Таудан Розалия Ганиева телеңне йотарлык салат ясый
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Якты Таудан Розалия Ганиева телеңне йотарлык салат ясый

Якты Тау авылында гомер итүче Ганиевлар бакчаларында үскән яшелчәләрдән кышкылыкка нинди генә салатлар ясамыйлар. Хуҗабикә Розалия Рәхимҗан кызы берсенең рецептын газета укучыларга да тәкъдим итте.

Салат өчен:

ике килограмм ташкабакны (кабачок),

ярты килограмм кишерне, 300 грамм суганны,

6-7 данә болгар борычын,

бер килограмм помидроны шакмаклап турарга.

Иң элек кәстрүлгә берәр стакан үсемлек мае һәм шикәр комы, ярты литр томат пастасы, ике аша кашыгы тоз салып кайнатабыз.

Аннан соң туралган ташкабакны салып кәстрүлнең капкачын ябып, әкрен утта 10 минут пешерәбез.

Аннары бер-бер артлы кишер, суган, болгар борычы, помидор салып, һәрберсен 10ар минут пешерәбез. Шуннан соң дүрт аш кашыгы аш серкәсе салып, 30 минут кайнатырга. Әзер массаны банкаларга салып, тимер капкач белән ябабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев