Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чирмешән больницасының наркология кабинетында 148 кеше исәптә тора

Алкогольгә бәйлелек һәм аның нәтиҗәләре җәмгыятебезнең иң кискен проблемаларының берсе. Кызганыч, соңгы елларда статистика җитди борчу уята.

- 2023 елда безнең районда алкогольдән агулануның өч очрагы теркәлеп, шуларның икесе үлем белән тәмамланган. Былтыр алкогольдән агуланган өч кешенең гомере өзелде, - дип сөйләде район үзәк больницасының баш табибы Лилия Мортазина.

Бүген хастаханәнең наркология кабинеты диспансер күзәтүендә 148 кеше тора. Шуларның 111е хроник алкоголизмнан интегә, 27 кеше алкогольне чиктән тыш күп куллана, алар арасында, ни кызганычка, дүртесе балигъ булмаганнар. Шулай ук «наркомания» диагнозы куелган 10 кеше теркәлгән.

- Без авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү өчен бөтен көчебезне куябыз. 2024 елда 28 кеше Әлмәт наркология диспансерына дәваланырга җибәрелде, 23 кеше үзебезнең хастаханә шартларында дәваланды, ә 14 кеше “кодланырга” карар кылды. Әмма шуны аңлау мөһим, проблема медицина ярдәмен генә түгел, актив профилактик эшне дә таләп итә, - диде Лилия Шамил кызы. - Наркология паспортында исерткеч эчемлекләр белән авыручы 168 кеше исәпләнә. Димәк, йөзләгән гаилә алкогольнең зарарлы йогынтысы нәтиҗәләре белән очраша.

Яңа очракларны булдырмау өчен профилактик чаралар актив үткәрелә. Мәгариф учреждениеләре белән берлектә халыкка алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән ацияләр һәм әңгәмәләр оештырыла. Социаль яктан имин булмаган гаиләләр, шулай ук табиб-психиатр-наркологта исәптә торучы затлар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә.

Моннан тыш, халык арасында наркотикларга һәм алкогольгә каршы эчтәлекле листовкалар таратыла,

– Сәламәтлегебез иң кадерлесе. Алкогольле бәйлелек хөкем карары түгел, аның белән бергә көрәшергә кирәк. Әгәр дә сез яки якыннарыгыз бу бәлага тарыса, проблема белән берүзегез генә калмагыз.  Ярдәм сорап белгечләргә мөрәҗәгать итегез. Без бергәләп хәлне яхшы якка үзгәртә алачакбыз. Әйдәгез үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, - диде баш табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев