Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Проблема бар

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган дүрт чирмешәнлегә штраф салынган

Административ комиссиянең чираттагы утырышында җиде беркетмә тикшерелеп, шуларның дүртесенә штраф салынган. Бу гражданнарга барлыгы 34 мең сум түләргә туры киләчәк.

Комиссия членнары даими рәвештә авылларда булып, андагы чисталыкны тикшерә. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнарга беркетмәләр тутырыла.

Җәй айларында урам, тыкрыкларда чүп үләннәрен чабуга игътибарны арттырырга кирәк. Быелгы җылы һәм яңгырлы җәйдә алар аеруча тиз үсәләр.

-Район үзәгендә дә чүп үләннәре баскан участоклар байтак, - диде районның административ комиссия секретаре Диләрә Сонгатуллина. – Чирмешәндә берәүгә беркетмә төзедек һәм ул шул ук көнне территориясен тәртипкә китерде. Чисталык кирәк икәнен барыбыз да белсәк тә, кайберәүләр нигәдер кисәтү ясаганны, кемнеңдер әйткәнен көтә.

Рейдлар вакытында административ комиссия авылларда буш йортларга тап булды, алар урамнарны ямьсезләп чүп эчендә утыра. Документларда йортларның хуҗасы бар, тик алар кайдадыр читтә яшиләр. Авыл җирлекләре башлыкларына милек хуҗаларын табып, территорияләрне норматив хәлгә китертергә кирәк.

Йорт территориясеннән читтә өелгә төзелеш материаллары да әйләнә-тирәбезне бизәми. Ивашкино авыл җирлегендә мондый йортлар күп.

-Утыз Имән авылында  йорт территориясеннән читтә ком өеме булган хуҗага белдерү (уведомление) бирдек, - диде комиссия секретаре. – Тормыш булгач төзелеш эшләре дә алып барыла. Әгәр мондый эшкә тотынгансыз икән, авыл җирлегеннән төзелеш материалларын саклауга рөхсәт бирүче белешмә алырга кирәк. Ул документны саклагыз, административ комиссия сораганда ул сезнең кулыгызда булырга тиеш. Озак еллар ятып, өстен чүп үләннәре каплап киткән төзелеш материаллары да бар, белешмә булу аның чүбен чапмаска дигән сүз түгел.

Су чыганакларын, чишмә буйларын тәртиптә тоту да безнең бурыч. Элеккеге май-сыр заводы янындагы чишмә тирәсендә дә административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Кисәтү ясалгач,  бу урындагы тәртип өчен җаваплы оешма өмә оештырып, чүп үләннәрен чапкан.
 

Диләрә Сөнгатуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев