“Солдат карьеры”н кем чүплеккә әйләндерә?
Чисталыкны саклау – ул бары тик коммуналь хезмәтләр эше генә түгел. Ул һәр кешенең рухи тәрбиясе, мәдәнияте һәм дөньяга карашы. Чүпне теләсә кайда ташлау һәм түгү берәүне дә бизәми.
Чирмешәндәге каты көнкүреш калдыклары полигонына шәхси хуҗалыклардан китерелгән чүп-чар белән керү бушлай, тик нигәдер халык аны тиешле урынга түгәргә теләмичә, полигон артындагы, халык телендә “солдат карьеры” дип аталган җиргә бушатып китә.
-Биредә яз көне рекультивация ясалды, тәртипкә китерелде. Тик берникадәр вакыттан соң бу урындагы хәлне күреп хәйран калдык, нинди генә чүп-чар юк, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Долгополов. – Монда керү юлын да каплап куйдык, ә халык барыбер ниндидер яшерен юллар таба, иген кырын таптап йөрүне дә бернигә санамый.
Бу бит безнең тирә-юнебезнең, сулар һавабызның чисталыгы да. Һәр кеше чүпне үз урынына ташласа, зур чыгымнар, хезмәт куеп тәртиплисе дә булмас иде. Чисталык булдыруны һәркем үзеннән башласа, авылыбыз да матур булыр.
Кояшлы урамы белән Татарстан урамы киселешендәге чүп контейнеры яны еш кына төзелеш калдыклары мәйданчыгына әйләнә.
-Контейнерлар тирәсендә төзелеш калдыклары (рубероид, шифер, таш кисәкләре) өелеп торган мәйданчыклар башка урамнарда да бар, иске шиналарны да шунда чыгарып куялар, - диде Дмитрий Геннадьевич. – Болар көнкүреш калдыклары булып саналмый, төзелеш материаллары кисәкләрен полигонга чыгарырга кирәк, үзең чыгарганда моңа түләү соралмый. Контейнер эченә дә шифер, таш кебек авыр калдыкларны салырга ярамый.
Рәмилә Рәхмәтуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев