Узган елда Чирмешән районында урамда йөрүче 100гә якын эт тотылган
Узган елда район үзәк больницасына төрле хайваннардан зыян күргән байтак райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Мондый очраклар Чирмешәндә, Иске Элмәледә, Кара Чишмәдә, Иске Котышта, Туймәттә һәм башка кайбер авылларда теркәлгән.
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә дә сукбай этләр проблемасы хакында еш язалар. Урамнарда иркенләп йөргән этләр өеренә каршы чыгарга балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә шүрли.
-Соңгы елларда район үзәгендә хуҗасыз этләрне тоту белән Димитровград шәһәрендә яшәүче бер эшмәкәр шөгыльләнә. Ул килешү нигезендә эшли, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Долгополов. - Узган елны ул безнең авыл җирлеге территориясендә 70 этне тоткан иде. Быел да аңа заявка бирелде, ул әле күптән түгел генә килеп, биш этне тотып китте, якын көннәрдә тагын килергә тиеш. Әлеге мәсьәлә буенча авыл җирлеге башкарма комитетына 2-52-30 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, хуҗалар үзләренең йорт хайваннарын бәйдә тотарга бурычлы. Урамда йөрсәләр, аларны да тотабыз.
Сукбай этләр проблемасы кайбер авылларда да кискен тора: урамда йөрергә куркыта, этләр кош-кортларга да һөҗүм итәләр, дип зарланучылар да бар.
-Былтыр районда 100 тирәсе эт тотылды, - ди әлеге эш белән шөгыльләнүче Димитровградтан, шәхси эшмәкәр Сергей Мадьянкин (ред. без аның белән телефон аша элемтәгә чыктык). – Район үзәгендә генә түгел, авылларда да эшлибез. Муниципаль район башкарма комитеты заявка биргән очракта гына киләбез. Авыл җирлекләре башлыклары да халыктан кергән заявкаларны анда җибәрергә тиеш. Торак пунктларга авыл җирлекләре вәкилләре белән берлектә чыгабыз, алар күрсәткән хайваннарны гына тотабыз. Шәхси хуҗалыклар территориясенә кермибез. Хайваннарны үзебезнең питомникка алып китеп стерильләштерәбез һәм аларга хуҗалар табылмаган очракта, иреккә чыгарып җибәрәбез. Дөрес, эт агрессив булса, ул читлектә кала.
Хуҗасыз этләрнең артуына китергән берничә сәбәп бар. Нигездә, кешеләр әүвәл эт баласы алалар да, берничә айдан ук аларны карау мәшәкатьләре туйдыра һәм эт урамда кала. Кайбер очракта чирләп киткән маэмайны да урамга чыгарып җибәрәләр.
-Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, әйтик, кешенең, эте яисә мәчесе чирләп китсә, безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов. – Форсаттан файдаланып, халыкка шундый мәгълүмат та җиткерәсе килә. 1 гыйнвардан республикада этләрне мәҗбүри теркәү турында закон кертелде. Аларны теркәү ике этапта узачак, бу маркировкалауны һәм исәпкә алуны күз уңында тота. Маркировкалау хайван тиресенә электрон чип кертүне үз эченә ала, бу уникаль цифрдан яки хәрефле-цифрлы номердан гыйбарәт. Чипны сатып алу һәм аны эт тиресенә кертү эт хуҗасы хисабына башкарылачак. Авыл җирендә яшәүчеләр авыл хуҗалыгы хайваннары өчен язгы һәм көзге ветеринария чаралары барышында этләргә чип куйдыра алачаклар, моны безнең белгечләр уздыра. Тәҗрибә күрсәткәнчә, этләрне мәҗбүри теркәү кертелгән илләрдә күзәтүчесез хайваннар саны кимегән, чөнки хуҗаларга зур җаваплылык йөкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев