Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Проблема бар

Түбән Кәминкәнең Заречная урамы халкы суга тиенәчәк

Түбәнкәминкәлеләрне күптәннән борчыган су проблемасы хәл ителә. Хәзер Заречная урамына да су аръяктан киләчәк.

Аръяктагы су башнясы янына 70 кубометрлы тагын бер башня бастырдылар, суүткәргеч тоташтырылган, тиздән скважина казыла.

Биредә төзелеш эшләре халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү” республика программасы буенча гамәлгә ашырыла.

-Казаннан килгән төзүчеләр берничә атнада биредәге эшне тәмамларга планлыйлар, - диде Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. – Әлеге кадәр авылның ике ягына ике башнядан су килә иде. Әлеге программага Заречная урамындагы скважинада җәй айларында су җитмәү проблемасын хәл итү өчен кердек.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев