Чирмешән районында эте күрше баласын тешләгән бер гражданин штраф түләячәк
Район административ комиссиясе Иске Элмәле кешесенә, эте балага куркыныч тудырган өчен, беркетмә төзегән. Бу гражданинга 2000 сум штраф яный.
-Беркетмә район полиция бүлегеннән бирелгән материалга нигезләнеп төзелде. Бәйдән ычкынган эт, күршеләренә кереп, аларның этләре белән сугыша башлый. Дүрт аяклы дустын яклап ике арага кергән яшүсмерне күршеләренең эте тешли, - диде район административ комиссия секретаре Диләрә Сонгатуллина. – Эт асрыйсың икән, аның да үз кагыйдәләре бар: ул бәйдә торырга, чиплаштырылган һәм прививкалар ясалган булырга тиеш.
Район административ комиссиясе даими рәвештә авылларга рейдларга чыга. Ел башыннан 71 беркетмә төзелеп, 602 мең 500 сум штраф салынган. Шуның 500 мең сумы - бер юридик затка. Дүрт вазифаи зат өлешендә – 60 мең сум. 17 физик затка 42 мең 500 сум түләргә кирәк. Әлегә бу җәзаның 51 мең 500 сумы гына түләнгән, калган бурычлыларга ике ай вакыт бирелә.
Иске Кади авылындагы, рейд вакытында комиссия әгъзалары чүп үләннәре баскан җир участогына тап булганнар, аның хуҗасы читтә яши. Биредәге склад тирәсендә үскән үләнгә быел бер тапкыр да чалгы тимәгән. Бу, беренчедән, тирә-юньне ямьсезләп торса, икенчедән янгын куркынычы тудыра.
- Төзекләндерү кагыйдәсен бозган гражданинга карата беркетмә төзедек, тик аны штраф та куркытмый, үләнне чабарга да җыенмый, - диде комиссия секретаре.
Ә менә район үзәгендәге бер бинаны арендалаучы затка карата беркетмә төзелгәч, объект тирәсендә үсүче куакларны кистергән, автомобиль кую урынын да тәртипкә китерергә ышандырган. Чирмешәндәге бер сәүдә үзәге хуҗасына карата да беркетмә төзегәннәр. Биредә машина кую урыны бик начар хәлдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев