Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Проблема бар

Чирмешән районында ун наркоман исәптә тора

Чирмешән районы үзәк больницасының наркология кабинетында 10 наркоман исәптә тора, шуларның берсе яшүсмер.

Районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында шундый аяныч саннар да аталды. Үзәк больница баш табибы Лилия Мортазина әйтүенчә, әфьюнның зарары хакында белем бирү учреждениеләрендә аңлату эшләре алып барыла. Күреп торабыз, районда яшьләребезне сәламәт яшәү рәвештә җәлеп итүче байтак мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла.

Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлек җитәкчесе Иван Пешков сүзләренчә, 2025 елда полиция хезмәткәрләре тарафыннан “Мәк”, “Үлем белән кайда сату итәләр?” оператив-профилактик чаралар оештырылган. Район территориясендә кыргый киндер (конопля) участокларын, шәхси хуҗалыкларда мәк үстерү очракларын ачыклау рейдлары оештырыла.

Район полицейскийлары җитәкчесе әлеге уңайдан халыктан да ярдәм сорый. Ул мәк җыючы чит кешеләр яки кыргый киндер участоклары хакында полициягә хәбәр итү кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев