Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Проблема бар

Чирмешән районында эт, мәчеләргә дә котыру чиренә каршы прививка ясыйлар

Котыру авыруы – хайваннарның, шулай ук кешеләрнең дә гомеренә куркыныч янаучы йогышлы чир.

Белгечләр әйтүенчә, аннан саклаyуның төп ысулы – терлекләрне, йорт хайваннарын вакытында вакцинацияләү. Ветеринария табиблары районда барлык терлекләргә дә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясый.

2025 елда районда 6550 мөгезле эре терлек, 3434 сарык һәм кәҗә, 330 ат, 1437 мәче һәм 630 эт вакцинацияләнгән.

-Төлкеләр күпләп йөри торган урыннарга аучылар белән берлектә төлкеләрдә котыру чиренә каршы 24000 доза вакцина тараттык, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе – баш ветеринария табибы Рөстәм Мостафин. –Бу юнәлештә эш дәвам иттерелә. Кешеләрне тешләгән яки тырнаган эт һәм мәче хуҗалары әлеге хайваннарын 10 көн эчендә ветеринария тикшеренүенә һәм күзәтүенә  китерергә тиешләр.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84369) 4-36-12 (район ветеринария берләшмәсе).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев