Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Проблема бар

Чирмешәндә административ комиссия зур чүп өеменә тап булган

Район административ комиссиясе чисталык рейдларын дәвам иттерә. Комиссия әгъзалары Чирмешән, Лашман, Бәркәтә, Ивашкино, Иске Котыш, Кармыш авыл җирлекләрендә булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнарга карата беркетмәләр төзегән, кисәтү ясаган.

Санитар-экологик икеайлыкның беренче ае узды. Апрельнең соңгы атнасында, район административ комиссиясе, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган биш гражданинга карата беркетмә төзегән, җиде кешегә кисәтү тапшырган.

Комиссия әгъзаларының игътибарын Чирмешән авыл җирлегендәге очрак җәлеп итте. Анда тиешсез урында 2375 квадрат метр мәйданда 25 куб метр күләмдә чүп өеме ачыкланган. Гаепле кеше тиз табыла, ул административ эш кузгатылганчы, үз көче белән чүплекне чистарткан.

-Район үзәгенең Бакча урамында яшәүчегә карата администраив хокук бозган өчен беркетмә тутырылды. Чирмешәнле юынтык суларын үз территориясеннән читкә агызган, бу исә төзекләндерү кагыйдәләрен тупас бозу булып санала. Әлеге хокук бозу уяу кешеләр ярдәмендә ачыкланды, - диде район административ комиссиясе рәисе вазифаларын башкаручы Диләрә Сөнгатуллина. - Бу эш административ комиссиянең чираттагы утырышында тикшереләчәк.

Иске Котышта йорт тирәсен тәртипсезлектә тотучыга карата кисәтү биргәннәр, ә Бәркәтәдә транспорт чаралары запас частьләрен урамда җыючы хуҗага карата административ хокук бозган өчен беркетмә төзелгән.

-Әккәрәй авылында да тиешсез урында чүплек ачыкладык, - диде Диләрә Сөнгатуллина. – Авыл җирлекләре башлыклары игътибарлы булсыннар иде, мондый чүплекләргә юл куймаска кирәк. Биналарның, йортларның стеналарын да матурлау, буяу зарур.  Рейдлар дәвам иттерелә. Матур йортлар да безнең күз уңында.                              

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев