Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Проблема бар

Тирә-юньне чүпләүче чирмешәнлеләргә 2 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф яный

Санитар-экологик икеайлыкның тәүге ике атнасында район административ комиссиясе 14 хокук бозу очрагын ачыклады.

Әлеге чорда дүрт хуҗага карата беркетмә төзелсә, унысына төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны бетерү өчен кисәтү хатлары (уведомление) тапшырылган.

Рейдлар вакытында  комиссия әгъзалары тиешсез урыннарга түгелгән чүплекләргә дә юлыккан. Мәсәлән, Чирмешәннең Төньяк урамындагы чүп контейнерлары янында кибеттән чыккан калдыклар өеменә тап булганнар. Шулай ук “Магнит” кибете территориясендәге чүплек тә юк ителгән.

–Беркетмәләр комиссия утырышында каралачак, – диде район административ комиссиясе секретаре вазифаларын башкаручы Диләрә Сөнгатуллина. – Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган физик затларга штраф – 2000 сумнан 3500 сумга кадәр. Әгәр мондый хокук бозу кабатланса, штраф 3500 сумнан 5000 сумга кадәр артырга мөмкин. Үз территорияләрендә чисталыкны тәэмин итмәгән вазифаи затлар өчен җәза кырысрак: беренче тапкырда 15–30 мең сум, икенче тапкырда – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр. Юридик затларга карата тагын да кырысрак чаралар кулланыла. Беренче очракта алар 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф түләргә мәҗбүр булса, кабатланган хокук бозуда – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр акча түләячәк.

Административ комиссия рейдларны район үзәгеннән еракта урнашкан авыллардан башларга планлаштыра.

Икеайлык башланганнан бирле, районда 27 өмә оештырылган, аларда 167 кеше катнашкан, тугыз транспорт җәлеп ителгән. Ике атнада каты көнкүреш калдыклары полигонына 64 кубометр чүп-чар чыгарылган.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев