Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Проблема бар

Чирмешәндә юлга кар чыгаручыларны “аулый” башлыйлар

Кар көрәгәндә мөһим бер кагыйдәне истән чыгарырга ярамый: йорттагы карны машина йөрү юлына этеп чыгару авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре буенча катгый тыела.

Бу гамәлләр юл хәрәкәтенә куркыныч тудыра: юллар тарая, кар көрәү техникасына эшләү кыенлаша, юл-транспорт һәлакәтләре һәм җәяүлеләрнең егылу куркынычы арта, юл чатларында һәм җәяүлеләр кичүләрендә күз күреме чикләнә.

-Чирмешән авылының Бакча, Татарстан, Курасанов, Кыр, Макаринская урамнарында яшәүчеләр арасында бу кагыйдәне бозучылар бар. Аларга карата җәза кулланылачак, - диде районның административ комиссиясе секретаре вазифаларын башкаручы Диләрә Сөнгатуллина. - Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Беренче тапкыр ачыклаганда, 2 000 сумнан 3 500 сумга кадәр штраф салына, ә ел дәвамында кабат хокук бозган очракта, штраф күләме 3 500 сумнан 5 000 сумга кадәр җитә.

Карны юлга чыгарганчы, аны үз участогыгызда - койма буена, бакчага яки башка урынга җыю сорала. Чиста юллар - һәрбарчабызның иминлеге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев