Безнең якташлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лашман егете Камышлыда өченче урын алган
Лашман авылында яшәүче Данияр Гайфетдинов Самара өлкәсенең Камышлы авылында үзган традицион ат чабышларында 3 нче урын алган.
-
Меңләгән балага дөньяга килергә булышкан Мария Якунинага 90 яшь тулды
Чирмешәндә гомер итүче Мария Якунинаны күпләр Маша апа буларак беләләр. 33 ел акушерка булып эшләгән якташыбыз 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул гомер эчендә ул меңләгән яңа туган сабыйны кулына алган.
-
Иске Кади осталары бер чана өчен ике центнер икмәк алганнар
Заманында Иске Кади авылы осталары, сандык, ат чаналары һәм арбалар ясап, тирә-юньдә дан тоткан.
-
Иске Кадидан Гыймрановлар бәрәңге пилмәнен еш пешерә
Август ахырында күпчелек райондашлар бәрәңгеләрен алып базларга салып куйды. Иске Кадидан Рамил һәм Гөлия Гыймрановлар гаиләсе дә яңа уңыштан авыз итә.
-
Иске Котышка кайткан гаилә моннан китәргә җыенмый
Алар – романтиклар, өйләнешкәч, яшь пар Иске Котыштан Казахстанга чыгып китә. Квартиралы булырбыз, диләр. Ильиннар шул гомердән бирле әллә ничә йортка күченгәннәр.
-
Чирмешән районы җитәкчесе мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты
Район башлыгы Рамил Айбатов район мәдәният йортында кыска ялга кайткан мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты.
-
Чирмешәндә яшәүче гаиләнең бакчасында 400 граммлы суганнар үскән
Чирмешәндә яшәүче Марс һәм Миләүшә Шәйхетдиновлар бакчасында үскән кайбер суганнарның авырлыгы 400 граммга җиткән.
-
Чирмешәннең элеккеге баш табибын дәүләт медале белән бүләкләгәннәр
Пулялар, шартлаулар астында сугыш кырыннан яралы сугышчыны алып чыгып, кеше гомерен саклап калган өчен, Рафаэль Габдрахмановка “За спасение погибавших” медале тапшырылган.
-
Ивашкино фермеры ат асраудан тәм таба
Аның бер аты район Сабан туенда финишка беренче килә.
-
Чирмешәндә яшәүче Алевтина Андреева мәчеләр өчен районда приют ачарга хыяллана
Чирмешәндә яшәүче Алевтина Андреева мәчеләрне бик ярата һәм йортсыз калган хайваннар өчен приют ачарга хыяллана. Бу аның иң зур теләге. Сүз уңаеннан, 8 августта - Бөтендөнья мәчеләр көне билгеләнә.
-
Әккәрәйдән ерак китмәгәннәр
Алар инде 50 ел чамасы умарта кортлары тоталар. Баллары ел да күп, тәмле була.
-
Ивашкинода бәрәңге уңып үсә
Алар быелгы бәрәңге уңышын базларына салып та куйганнар. Анда җиләс, вентиляция эшләп тора.
-
Чирмешән кызы республика бәйгесендә беренче унлыкка кергән
Якташыбыз, “Автоханым-2023” район бәйгесенең җиңүчесе Алинә Дмитриева Казанда узган республика конкурсында җиденче урынга лаек булган.
-
Бүләккә – Төркиядән кайткан Коръән
Чирмешәндә яшәүче Камилә Сафиуллина барлык туганнарын район үзәк ашханәсенә җыеп корбан ашы уздырды.
-
Туймәттән Сәлимҗан Хәсәнов йөздән күбрәк мич чыгарган
Элек һәр өйнең түрендә мич утырса, хәзер андый йортлар сирәк. Шулай да мич чыгару остасы, Туймәт авылыннан Сәлимҗан Хәсәновны белгән эшенә еш чакыралар.