Ивашкино фермеры ат асраудан тәм таба
Аның бер аты район Сабан туенда финишка беренче килә.
- Бу хәл инде күптән булды, - ди бүген дистәгә якын ат асраучы Геннадий Еремеев. – Бүләккә микродулкынлы мич бирделәр.
Соңгы елларда нефть тармагында эшләүче Геннадий Юрьевич чынлап торып ат асрауга дүрт ел элек керешкән.
- Монда бер тәүлек эшләп өч тәүлек ял итәм. Буш вакытны ничек үткәрергә. Мин бит колхозда хезмәт куйган кеше, ял итәргә өйрәнмәгән, - ди Ивашкино фермеры.
Моңа кадәр ул сыерлар, бозаулар да тоткан. Аларны карау мәшәкатьлерәк, ә атларга азык салдың, су эчердең, шул җитә. Асларын да көн саен чистартасы түгел.
Геннадий Еремеев тәүге атларын Чувашиядән алып кайткан. Симертеп, аларны сатканнар. Хәзер иткә районда да хуҗа табыла.
Азыкны үзе хәстәрли Еремеев. Тракторында кемгәдер булышып фураж – арпа һәм солы ала. Печәнне дә яратып ашыйлар атлар.
- Ферма янында атларны чыгарып йөртерлек урын булмавы гына начар, - ди Геннадий Юрьевич,- Авылдашым Сергей Серендеевка рәхмәт, мин аларның терлекчелек бинасын бушлай файдаланам.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев