Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бүләккә – Төркиядән кайткан Коръән

Чирмешәндә яшәүче Камилә Сафиуллина барлык туганнарын район үзәк ашханәсенә җыеп корбан ашы уздырды.

Вәгазь, Коръән аятләре тыңлаганнан соң кунаклар корбан итеннән авыз иттеләр.

Мәҗлесне оештыручы Камилә Закировна педагог туганнарына үзенчәлекле бүләкләр дә әзерләгән. Ул Керкәле авылында яшәүче, балаларга 42 ел белем бирүче Ринат Мингатинга Коръән китабы бүләк итте. Күп илләрдә сәяхәт иткән, Казан шәһәрендәге төрле югары уку йортларында белем биргән, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Камилә Сафиуллина бу бүләкне Төркиядән махсус алып кайткан. Педагог елы кысаларында, ул гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Фирдәвес Ибраһимовага да Коръән китабы тапшырды.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев