Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадидан Гыймрановлар бәрәңге пилмәнен еш пешерә

Август ахырында күпчелек райондашлар бәрәңгеләрен алып базларга салып куйды. Иске Кадидан Рамил һәм Гөлия Гыймрановлар гаиләсе дә яңа уңыштан авыз итә.

Гыймрановлар шактый зур бакчаларында, нигездә, сары һәм, үзләре әйтмешли, “зәңгәр күзле” бәрәңге  үстерәләр. Орлыкларны бик еш  алыштырмыйлар.  Искекадилылар әйтүенчә, быел яздан бирле авылда тузан бастырырлык әгәр бер яңгыр булса.

-Шулай да, 28 чиләк бәрәңге утырткан идек,  эресе-вагы белән 150 чиләкләп уңыш алдык. Бер дә су сипмәдек, елына күрә бик яхшы инде бу, - ди хуҗабикә Гөлия Гыймранова.

Йорт хуҗасы бәрәңгене инде ничә еллар мотоблок белән казып ала. Әлеге техникасы белән күршеләренә дә булыша.

-Быел бакча йомшак, йөрергә ансат. Уңышны, базга, төтен куеп, астына көл салып төшердек, - ди Рамил Вәлиҗан улы.

Гыймрановлар  бәрәңге – төп, туклыклы ризык, диләр. Пәрәмәч, мантый, бәлешнең тәмле исләре еш чыга бу йортта.

Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Гөлия Фатыйх кызы ирен, каенана әнисе  Хаҗия апаны бүген дә яңа бәрәңгедән пәрәмәч белән сыйлады.

Гөлия Гыймрановадан ике рецепт:

Бәрәңге пәрәмәче

  • Ярты литр оеган сөткә (катык та ярый) бер йомырка,  бераз тоз, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 бал кашыгы аш  содасы өстенә  1 бал кашыгы аш серкәсе (уксус) салып “сүндереп”, өстенә  он салып, кул белән камыр басам. Аннан камырны “ял итәргә “ куям. Тоз салып, бәрәңгене кайнаган суга салып пешерәм.  3 йомырка, ак май белән изгәннән соң, камырны җәеп, шакмаклап кисеп, шушы бәрәңге боламагын эченә салып, бераз төреп, почмакларын күтәреп, ике ягын да әйләндереп майлы табада кыздырам.

Бәрәңге пилмәне

Гыймрановлар “бәрәңге пирмәнкәсе” дә (пилмәне түгел, нәкъ менә искекадилыларча - пирмәнкәсе) ясыйлар. Гөлия Фатыйх кызы моның өчен әүвәл камыр баса.

-Аның өчен оеган сөткә 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 бал кашыгы аш содасы, чама белән тоз салам. Шуннан он белән басылган камыр җәймәсен  түгәрәкләп кисеп, шуның яртысына,  бәлешнекедәй эчлек  салып бөрергә  (кыстыбый чамасы зурлыгында) һәм бер сәгать духовкада пешерергә кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев