Иске Котышка кайткан гаилә моннан китәргә җыенмый
Алар – романтиклар, өйләнешкәч, яшь пар Иске Котыштан Казахстанга чыгып китә. Квартиралы булырбыз, диләр. Ильиннар шул гомердән бирле әллә ничә йортка күченгәннәр.
Джамбул шәһәрендә алты ел торгач, якташларыбыз үзебезнең якка, Круглое Полега кайталар.
- Шунда 25 ел тимер юлда эшләдем, - ди Николай Иванович. -Хатыным Зинаида белән бер оешмада. Пенсиягә киткәндә икебезгә бергә 600 мең сум акча – выходное пособие бирделәр, аңа алынган җиңел машина безгә инде 10 елга якын хезмәт күрсәтә.
Яр Чаллыда да алты ел эшли әле Николай Ильин. Бу калада квартиралары да бар. Гаиләләре белән, ике уллары да Яр Чаллыда.
Бүген алар туган авылларында. Гомер буе Иске Котышка кайтырга хыялланалар. Иң матур, иң уңайлы урын монда, диләр. Иске генә йорт алып, аны “курчак” кебек иткәннәр. Тышланган, эче, түбәсе дә яңартылган җыйнак кына өйдә бик иркен, кондиционерларга кадәр эшләп тора.
- Оныгыбыз Марсель белән иң әүвәл тышта бәдрәф ясап куйдык. Аннары гараж, мунча салдык, абзарларның бер өлешен кош-корт асрарлык хәлгә китердек, - ди йорт хуҗасы. -Материал бар бит хәзер, сайлап алырлык. Әле тагын бер объект төзергә әзерләнәбез – беседка өчен субай рәвешендә бетон салып нигез ясадык. Аның янәшәсендә баз булдырдык.
Бүген салкынча, кышын тиешле температуралы әлеге базга киң, иркен, уңайлы баскыч буйлап төшәсе. Варенье, компот, кайнатмалар саклау өчен киштәләр куйганнар, бәрәңгегә аерым урын. Бер читтә скважина казылган, өскә – яшелчәләргә, җиләк-җимешкә суны шуннан кудыралар.
- Менә бройлер чебиләр өлгерә, күркәләр дә зурайды, - ди Николай Иванович. -Былтыр да күркәләребез 14 килога кадәр җиттеләр. Азык табу проблема түгел, бөртек сатучылар бар бит хәзер.
Бөртек дигәннән, Николай Иванович элек тракторда да, комбайнда да эшләгән. Беренчесендә, СК-4 маркаласында 1978 елда республиканың комсомол комбайнчылары арасында тәүге 1000 центнер бөртек суктыруына, аннары да югары җитештерүчән эшләвенә хөрмәт йөзеннән, Чапаев исемендәге колхоз комбайнчысына – якташыбызга ВЛКСМ өлкә комитетының “Икмәк фронты батыры” Мактау мандаты тапшырылган.
Ул “Нива”, К-700 дә йөрткән. Өр-яңа “Нива”сында 1981 нче ел урагында колхозда беренче була.
Аларның бик зур бакча участогында помидор, кыяр, бәрәңге, суган гына түгел, карбыз, кавын да уңып үсә. агачлары дистәләп. Бөтен җирдә аллы-гөлле чәчәкләр.
Ильиннар бакча җирен үз мотоблоклары белән эшкәртәләр. Анда-монда йомыш чыкса квадрацикллары да икәү, мотоцикллары да бер тибүдә кабына. Әлеге техникага аерым, тагын бер гараж төзи башлаганнар. Төзегәндә барын да алдан планлап, үлчәп, киңәшеп эшлиләр.
Иске Котышта, күз тимәсен, йорт әйберләренә, техникага тиюче юк, алай да Ильиннар өй түбәләренә берничә камера урнаштырганнар. Уяулык кирәк.
Аларга кунак килмәгән көн сирәктер. Аеруча балалары, оныклары ешрак кайтырга тырышалар. Авылда, әби-бабай янында, Марсель әйтүенчә, бик рәхәт, ял итәргә вакыт күп, булышырга да мөмкин.
Бәйрәмнәрне калдырмыйлар Ильиннар. Бу атнада тимерьюлчылар көнен билгеләп үтәчәкләр.
Милли, дини бәйрәмнәрдә дә өстәл көйлиләр. Халыклар бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш. Әнә алар, татар дусларының күңелләре өчен өйнең бер почмагында бик матур итеп тегелгән-чигелгән түбәтәйләр элеп куйганнар.
Ачык йөзле, оптимист холыклы, уңган хуҗалар туган якка вакытында кайтып төпләндек, дип сөенәләр. Олыгайган көндә авылның һавасы да шифалы шул.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев