Иске Кади осталары бер чана өчен ике центнер икмәк алганнар
Заманында Иске Кади авылы осталары, сандык, ат чаналары һәм арбалар ясап, тирә-юньдә дан тоткан.
Чанага имән, өрәңге кирәк
Искекадилыларны районда “йомычкалар” дип атаганнарын ничектер бер колагыма кергәне бар.
Кызык тоелды, баксаң, әлеге кушамат, дөрестерме, юктырмы, сандык, ат чанасы ясау осталыкларыннан калган имеш, йомычканы күп чыгаралар, янәсе. Һәрхәлдә шушы авыл кешесе, үзе дә заманында әтисе белән чаналар ясаган Рәис абый Әхмәтшин шулай дип сөйләде.
-Мәрхүм әти Минсалих һәм братлар белән чаналарны көз көне ясый идек. Аларны кышын алып китәләр. Колхозларның бер чанага ике центнер икмәк биргәннәре истә. Узган гасырның 80 нче еллар башы бу, - ди ул.
-Чана ясау бик ансат булмагандыр? – дим.
-Иң кыены материал юллау: аны эзлисе, табасы, урманчылардан сорыйсы, алып кайтасы бар. Чана ясарга каты агачлар - имән, өрәңге кирәк.
Әхмәтшиннар бер сезонда шулай 15-20 чана ясаганнар.
-Аларны сатып, әти итлеккә берәр ат та ала иде. Гаилә зур бит, дүрт малай, ике кыз, аларны киендерергә, үстерергә, укытырга, ашатырга кирәк. Ул вакытта Иске Кадида осталар күп, кемдер чана, кемдер сандык ясый, шуңа күрә “йомычкалар” дип кушамат такканнар да инде безнең авылга, - дип көлә Рәис Минсалих улы.
Андый туганнарны сыйлавы кызык
Нефтьчеләрдә 30 ел электр монтеры булып эшләгән якташыбыз бүген дә вак-төяк агач эшләрен башкара, циркуляркасы бар. Гомумән, уңган гаилә алар. Маллар асрыйлар: абзарларында бер сыер, ике үгез, ун сарык. Электрчы оста булгач, терлекләргә чөгендерне дә үзе ясаган ваклагыч аша чыгарып бирә. Ул җиһазына быел да эш җитәрлек.
-Кабакны иртә чәчтек, дым бар чакта, чөгендерне дә шулай. Яңгыр булмаса да, уңыш начар түгел, - ди гаилә башлыгы.
Рәис һәм Фрайга Әхмәтшиннар августның кызу көннәрендә бакчаларындагы бәрәңгене дә казып алганнар
-Менә тотындык әле, бераз җиңеләйтеп куябыз, туганнар булышырга кайтырга тиеш. Алар кайтса, эшләрен бетермичә китмиләр инде, - диләр хуҗалар.
Төп нигездән, гомумән, кеше өзелми, Фрайга апага эш бар, бәрәңге бәлешләре, очпочмак, мантыйлар “оча гына”.
-Ярдәм итеп яшәүче туганнарны сыйлавы да кызык, - ди әлеге уңайдан хуҗабикә.
Әле менә утыз бройлер алып үстергәннәр, кайтучы-китүчеләргә дә, үзләренә дә җитәрлек.
Әхмәтшиннар йортында әрҗәле УАЗ автомашинасы тора. Авылда үлем-китем булганда, хаҗи Рәис абый (ул хаҗ кылган) шушы техникасы белән ярдәмгә ашыга. Мәчеткә барганда исә пенсионер велосипедын “кабыза”.
Иске Кади мәктәбе музее һәм автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Чана ясау осталары Иске Кадида иде инде.Фотолар яшьлек елларын искә төшерде.Беренче фотода-колхоз рәисе Нурхамәт Хамидуллин белән парторг Алмаз Закиров. Ярмаркага алып барырга чана сайлауларыдыр, мөгаен.
0
0