Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәйдән ерак китмәгәннәр

Алар инде 50 ел чамасы умарта кортлары тоталар. Баллары ел да күп, тәмле була.

- Быел уңыш, һава торышына бәйле, азрак, әмма бар, - ди Евгения Маланчева. -Бездә кортлар 20 оя. Эше күп инде, бөтен гаиләбезгә җитә. Бал чыгымнарны каплый, кайбер елларда бер оядан 20-25 килограмм уңыш алырга мөмкин.

Әккәрәйдә хөрмәтле, тырыш булулары белән билгеле Андрей һәм Евгения Маланчевларның бакчаларында да тәртип.

Андрей Андреевич “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” мактаулы исемен йөртә, Евгения Ивановна гомере буе авыл кибетендә макталып эшләгән.

Алар дүрт бала үстергәннәр, дүртесе дә югары белемле педагоглар, кызык бит, гаилә корып, дүртесе дә туган авылларында төпләнгәннәр. Патриотлар. Өч кызлары мәктәптә укыта. Уллары гаиләсе төп йортта.

- Өебез гел шау-гөр килеп тора, - ди Евгения Маланчева.

Кадыйр Гомәров фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев