Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннең элеккеге баш табибын дәүләт медале белән бүләкләгәннәр

Пулялар, шартлаулар астында сугыш кырыннан яралы сугышчыны алып чыгып, кеше гомерен саклап калган өчен, Рафаэль Габдрахмановка “За спасение погибавших” медале тапшырылган.

Берничә ел Чирмешән район үзәк больницасын җитәкләгән Рафаэль Хәмзә улы Украинадагы махсус хәрби операция зонасыннан отпускага кайтуышлый безнең районга кереп чыкты. Аның белән район башлыгы Рамил Айбатов та очрашты.

Махсус операция игълан ителгәч, Габдрахманов үзе теләп фронтка китәргә теләк белдергән. Моңа кадәр ул Әлмәт район үзәк больницасын җитәкләде. 

- 2022 елның сентябрендә киттем. Мин һөнәрем буенча  хәрби хирург, Самара  медицина хәрби институтын тәмамладым. СВО зонасында сугышчыларның сәламәтлеген кайгырту - минем бурыч дип санадым, - ди Рафаэль Хәмзә улы.

Капитан Рафаэль Габдрахманов хәзер хәрби бәрелешләрнең алгы сызыгында, медпункт  командиры.

- Без передовойда яралы сугышчыларга табиблык ярдәме күрсәтәбез. Яраларын бәйлибез, каннарын туктатабыз, кан басымнарын нормальләштерәбез. Аларны, җитдиерәк, яхшырак медицина ярдәме алыр өчен, тылдагы госпитальләргә барып җитәрлек хәлгә җиткерәбез. Снаряд шартлау кыйпылчыкларыннан яраланучылар, контузия алучылар күп, - дип сөйләде “Айболит”.

Әйе, “Айболит”, аңа командирлары шундый позывной кушканнар.

- Анда киңкырлы табиб булырга туры килә, нишләтәсең, кырда стоматологлар юк, хәтта гади плоскогубцы белән теш алырга да туры килде, - ди якташ.

Рафаэль Габдрахманов отпускага кайтты, ерак араны автомашина белән ике тәүлектә үткән.

- Яшермим, ике атна ял азрак инде. Тыныч тормышка күнегеп кенә өлгерәсең, китәргә вакыт җитә. Гаилә, балалар нык сагындыра. Чирмешәнлеләргә, больницадагы элеккеге хезмәттәшләремә “Безнең Чирмешән” аша сәлам җиткерегез, - диде ул.

Район башлыгы Рамил Айбатов Ватан сакчысына рәхмәт белдереп, аңа иң мөһиме саулык-сәламәтлек теләде һәм күчтәнәчләр тапшырды. Сентябрь аенда сугышчыларга илтү өчен районда чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнүе хакында да әйтте.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев