Меңләгән балага дөньяга килергә булышкан Мария Якунинага 90 яшь тулды
Чирмешәндә гомер итүче Мария Якунинаны күпләр Маша апа буларак беләләр. 33 ел акушерка булып эшләгән якташыбыз 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул гомер эчендә ул меңләгән яңа туган сабыйны кулына алган.
- Мария Ивановна, шул гомер эчендә күпме хатын-кызга бала табарга ярдәм иттегез? – дип сорадым аңардан.
- Исәпкә алынмаган шул ул вакытта, меңнән күбрәктер. Район үзәк больницасының ул вакыттагы баш табибы Марат Габдрахман улы да биргән иде бу сорауны, - диде ул. – Алай да, үзем бала табарга булышкан һәр хатын-кызны хәтерлим.
1953 елда урта мәктәпне тәмамлаган Чирмешән кызы Маша табиблыкка укырга керү теләге белән Казанга юл ала. Кызганыч, ул анда керә алмый. Чая кыз югалып калмый, аны мәктәпкә немец теле укытырга чакыралар. Бер ел Яңа Элмәле һәм Югары Кармалка балаларына чит тел укыта. Тик табиб булу теләге ташламый, ул икенче елны Бөгелмә шәһәренең фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә. Өч елдан соң кулына акушер дипломы алган яшь белгечне Иске Элмәлегә эшкә билгелиләр. Аннан соң якташыбыз 4 ел Түбән Кәминкә врачлык амбулаториясендә хезмәт куя.
- Бөгелмәдә безне татар авылларында эшләү өчен әзерләделәр, медицина терминнарын татарча да укыттылар, ә Түбән Кәминкәдә татарча тагын да яхшырак өйрәндем, - диде юбиляр, шуннан соң татарча җыр да сузып җибәрде.
Якуниннар Түбән Кәминкәдә гаиләләре белән яшиләр, бу вакытта Мария Ивановна Күтәмә егете Илья Федорович белән тормыш корган була. Алар 61 ел гомер итәләр. Беренче кызлары Надежда Күтәмәдә яшәгәндә туса, Светлана Түбән Кәминкәдә дөньяга килә. Ә уллары Евгенийны Чирмешәнгә күченгәч алып кайталар. Кызганыч, тормыш иптәшенең вафатына инде биш ел үткән. Бүген ул улы Евгений белән гомер итә, ике кызы да ерак түгел, күршедә генә яшиләр.
Мария Ивановна эшен шул кадәр яратып башкарган, ул күп клиентларын исемләп белә, кайберләренең тормыш юлларыннан да хәбәрдар.
- Чираттагы бер дежурымда Мордва Афонькәсе авылыннан бәби табарга чирләгән бер хатынны китерделәр, тик бала туымга дөрес килми, нишләптер гинеколог та юк иде. Хирурглар кесарев кисүе ясарга әзерләнделәр, ә минем операция ясатасым килми. Башта миңа баланы борырга мөмкинлек бирегез, булдыра алмасам, кисәрсез, дидем. Баһадир кебек малай туды, - дип бик күптән булган бер очракны да искә төшерде Маша апа. – Еллар узгач, бу егет килеп хәлемне белде, рәхмәтләр әйтте. Кызганыч, бүген инде ул якты дөньяда юк.
Юбилей көнендә төп йортка балалары, онык-оныкчыклары гына түгел, туганнары да җыелды, Мария Ивановнаны чәчәкләргә, бүләкләргә “күмделәр”. Аны котларга район җитәкчеләре дә килде. Район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау һәм бүләкне аның урынбасары Надежда Гомәрова тапшырды.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев