Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттән Сәлимҗан Хәсәнов йөздән күбрәк мич чыгарган

Элек һәр өйнең түрендә мич утырса, хәзер андый йортлар сирәк. Шулай да мич чыгару остасы, Туймәт авылыннан Сәлимҗан Хәсәновны белгән эшенә еш чакыралар.

Чирмешәннең Сабантуй мәйданында быел гына калкып чыккан мичләрне дә ул чыгарды. Аның берсе гади ипи миче булса, икенчесе бик зур, 1,5 метр диаметрлы таба сыярлык итеп ясалган. Якташыбыз белән әңгәмәне дә менә шул гадәти булмаган мич янында башладык.

- Бу мичне чыгарырга өч мең данә кирпеч китте, аның авырлыгы 26 тонна. Ә гадәти мичкә бер мең кирпеч кирәк, - ди Сәлимҗан Хәсәнов. – Аны бер атнада өеп бетердек. Ярдәмчеләрем - авылдашым Марат Мортазин һәм улым Салават. Мондый зур мич чыгарганым юк иде әле. Төзелеше барысы да бер төрле булса да, монысына керешкәнче, Кукмарага барып өйрәнеп кайттым. Шундый мич чыгару үземдә дә кызыксыну уятты, тизрәк нәтиҗәсен күрәсе килде. Бераз шикләнү булса да, Аллага шөкер, яхшы килеп чыкты.

Бездә фольклор коллективлары фестивалендә камыр ризыклары пешерү осталары шушы мичтә  зур җәймә пешереп кунакларны шаккатырдылар. Ә аның каршындагы гади авыл мичендә ипи дә, коймак та, башка камыр ризыклары да әзерләргә була. Телисең икән, казанында аш кайнат, алдындагы плитәсенә чүлмәк утыртып та ризык пешерергә мөмкин.

Сәлимҗан Мөхәммәтгыйләҗ улы  40 елда йөздән күбрәк ипи миче чыгарган, моннан кала газда эшләүче мичләр дә байтак. Оста кулыннан күпме кирпеч узган...

Төзүче булып эшләүче якташыбыз әлеге шөгыленә 24 яшендә керешә.

- Беренче мичне үзебезгә чыгардым, укытучым - Мөктәсим абый Ильясов (инде мәрхүм). Мичнең төзелешен чамаласам да, һәр эшнең сере, нечкәлеге бар бит, аның киңәшләрен тотып эшләдем, дугасын, өстен (свод) ясарга ул өйрәтте, - ди инде алтмышны узган оста.

Бүген пенсиядә булса да, Сәлимҗан абый белгән эшеннән аерылырга теләми. Быел да өч мич чыгарган, әле тагын бер заказы көтә. Хәзер күпчелек ял итү урыннарында мичләр чыгарта. Алар инде элеккеге мичләрдән аерыла, ул шашлык кыздыру, ит ыслау, аш пешерү урыннарын берләштерә. Районда Сәлимҗан Хәсәнов мич чыгармаган авыл калмагандыр. Эшләре Казанда да, Бөгелмәдә дә бар. Яңа төрле мичләрнең төзелешен Интернеттан да караштыргалый оста.

- Минем үземне бер вакытта да рекламалаганым булмады, халык бер-берсенә сөйләп мине танытты. Гозер белән килгән кешене борып җибәрмәскә тырышам. Бик сорагач, кышкы суыкта да морҗа өйгән булды, - ди якташым. – Әле былтыр гына Кызыл Яр авылында Мәхмүт абыйларга ипи миче чыгардым. Чаллыдан кайтып төпләнгән гаилә, өйләре газ ягып җылытылса да, мич ипие тәмле була дип ясаттылар. Соңыннан шунда пешкән ипи белән дә сыйладылар. Эшеңне ошатсалар рәхәт бит ул. Сезонга унар  мич чыгарган еллар да булды. Кирәкле бөтен әйбер әзер икән, барысы да җайлы гына барса, мичне бер көндә дә өлгертергә мөмкин. Авыррак барган эшләр дә булды, күп нәрсә хуҗаның үзеннән дә тора бит. Аннан соң, нәкъ бер төрле мич килеп чыга алмый, алар бер-берсен кабатламый.

- Сәлимҗан абый мич чыгару җиңел эш түгел, ә кереме бармы соң, - дип сорамыйча булдыра алмадым.

- Әйе, эшли алсаң файдасы бар, Аллага шөкер, өй дә җиткердек, үзебезнең автомобиль бар, улыбызны да фатирлы итәргә булыштык, - диде әңгәмәдәшем.

Аның һөнәрләре күп икән. Ул оста ташчы, күпме йорт төзегәнен хәтерләми дә, колхозлар чорында байтак хуҗалык объектлары бастырганнар. Әле ул эретеп ябыштыручы да.

- Итекченең итеге булмый, диләр бит. Яңа өйдә мич ясамадык, ә менә ишегалдында ял урыны әмәлләп, шунда мич чыгару теләге бар әле, - дип сүзен тәмамлады Сәлимҗан абый.

 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев