Безнең районда рубрикасы буенча яңалыклар
-
Түбән Кәминкә авыл җирлегендә 10 кече ферма эшли
Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда 420 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 149сы савым сыеры.
-
Чирмешәндә «Акыллылар ярышы» интеллектуаль уены: 2026 ел сезоны нәтиҗәләре
Чирмешәндә районның эшчеләр контингенты командалары арасында «Акыллылар ярышы» («Битва умов») интеллектуаль уенының өченче сезоны тәмам. Әлеге мавыктыргыч ярышның финалы 4 февральдә үтте.
-
Күтәмәлеләр маскировка челтәрләре үрә
Күтәмәлеләр махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә төрлечә ярдәм итәләр. Быел алар маскировка челтәрләре үрә башлаганнар.
-
Чирмешән районында 270ләп кеше өйдә социаль ярдәм ала
“Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгендә эшләүче 47 социаль хезмәткәр 18 авылда яшәүче 270ләп өлкән кешегә хезмәт күрсәтә.
-
Чирмешән районында кар катламы – 40 сантиметр
Район басуларында яткан кар калынлыгы уртача 40 сантиметр тәшкил итә.
-
Түбән Кармалкада “Бәрәңге БУМы!” җиңүчеләрен бүләкләделәр
Түбән Кармалка мәктәбе укучылары Россия күләмендәге “Бәрәңге БУМы!” (“Картофельный БУМ!”) бәйгесендә 3 нче урын яулаганнар.
-
Бәркәтәнең дә Түбән очына төлкеләр ияләшкән
Бәркәтә авылының Түбән очындагы урамнардагы хуҗалык тавыкларына күзләре төшкән җирән җәнлекләрнең.
-
Чирмешәндә дә халык саны кими
Кайсы гына авыл җирлегендә узган җыенны алма, авылларыбыздагы демографик хәл зур өмет уятмый. Әлбәттә, Чирмешән дә бу яктан искәрмә түгел. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, монда да туучылар саны кимегән, ә үлем-китем күп.
-
Искеүтәмешлеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашкан
Иске Үтәмеш авыл җирлегендә 2025 елда күләмле байтак эшләр башкарылган. Җирлектә узган халык җыенында шулар хакында сөйләделәр һәм 2026 елга планнар билгеләделәр.
-
Чирмешән районында 308 яшь әнигә 50шәр, 100әр мең сум акча биргәннәр
“Демография” һәм «Гаилә» милли проектлары кысаларында 2018 елда кабул ителгән карар нигезендә авыл җирендә яшәгән 308 якташыбыз - яшь әниләр бер тапкыр бирелүче түләү алганнар.
-
1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары наркомания хакында фикер алышты
1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен наркоманияне һәм хокук бозуларны кисәтү кысаларында очрашу оештырдылар.
-
Лагерка авылына керү юлын быел төзеп бетерәчәкләр
Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә узган халык җыенында авыл урамнарын тәртипкә китерү һәм балалар бакчасы булмау проблемасын күтәрделәр.
-
Яңа елдан яңача: Чирмешән китапханәчеләре - кунакта
“Яңа елдан яңача”. Әмир авылы клубында менә шундый матур исемле кичә узды.
-
Түбән Кәминкә авылы халкы җыенда кабат юл проблемасын күтәрде
Түбән Кәминкә авыл җирлегендә узган җыенда халык үзләрен иң борчыган мәсьәләне – төп трассадан авылларга алып керүче юлларның бик аяныч хәлдә булуын атады.
-
Чирмешән районында бер ир-ат йортсыз калган
28 гыйнвар кичендә Лашман авылында торак йортта янгын чыккан. Өй тулысынча янып беткән, ул яшәргә яраксыз.