Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районында бер ир-ат йортсыз калган

28 гыйнвар кичендә Лашман авылында торак йортта янгын чыккан. Өй тулысынча янып беткән, ул яшәргә яраксыз.

Чирмешән янгын сүндерү бүлегенә ут казасы турындагы хәбәр 19 сәгать 26 минутта була. Утны сүндерүдә Чирмешән янгын гарнизоны катнашкан.

-Өйдә ялгыз ир-ат яшәгән. Йорт хуҗасы өйдәге тавышка уянып китә һәм юыну бүлмәсеннән көчле төтен чыкканын күрә. Утны үзе сүндерергә маташа, тик булдыра алмавын белгәч, документларын алып урамга чыга һәм 112 номерына шалтырата, - диде Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге тикшерүчесе Фәнил Гыйззәтуллин. – Янгын урынында барлык ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшләгән. Зыян күрүчеләр юк.

Бу быел районда икенче янгын очрагы. 27 гыйнварда Чирмешәндә бер эшмәкәрнең вагоны янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев