1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары наркомания хакында фикер алышты
1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен наркоманияне һәм хокук бозуларны кисәтү кысаларында очрашу оештырдылар.
Чара документаль фильм караудан башланды. Фильм караганнан соң мәктәп психологы һәм педагоглар укучылар белән әңгәмә кордылар. Аралашу барышында басым ситуациясендә “юк” дип әйтә белү, үз ирегеңнең һәм киләчәгеңнең кадерен белү, авыр вакытта төп терәк була алырлык ата-аналар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру турында фикер алыштылар, сорауларга җавап таптылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев