Бәркәтәнең дә Түбән очына төлкеләр ияләшкән
Бәркәтә авылының Түбән очындагы урамнардагы хуҗалык тавыкларына күзләре төшкән җирән җәнлекләрнең.
-Төлкеләр кичке якта урамда йөриләр, кешедән дә курыкмыйлар. Безнең як төлкеләре түгел бугай алар, китмиләр, ияләнделәр, - дип үзен борчыган мәсьәләне кузгатты Бәркәтә авылы җыенында Ринат Гыйләҗев. Янгын сүндерүче булып эшләүче якташыбыз авылдагы буш йортларның ут чыгу ягыннан куркыныч булуы хакында да үз фикерен әйтте.
Бүген Бәркәтәдә 426 кеше гомер итә икән. Былтыр монда дүрт бала туган. 15 авылдаш гүр иясе булган. Авыл мәктәбендә 50 укучы белем ала. Җыенда Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин узган елда башкарылган эшләр буенча халык алдында хисап тотты.
-Карл Маркс урамында блок-модульле яңа почта бинасы төзелде. Халык ярдәме белән Түбән оч зиратын төзекләндердек. Грант отып, бер чишмәбез тирәсен матурлаттык. Иң мөһиме - үзәк Ленин урамы юлының асфальты яңартылды”, - диде җирлек башлыгы.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев