Түбән Кәминкә авылы халкы җыенда кабат юл проблемасын күтәрде
Түбән Кәминкә авыл җирлегендә узган җыенда халык үзләрен иң борчыган мәсьәләне – төп трассадан авылларга алып керүче юлларның бик аяныч хәлдә булуын атады.
Түбән Кәминкәдә – дүрт, Кара Чишмәдә 1,5 километр арада шушы юлларга асфальт түшәргә кирәк. Бу проблема хакында район җитәкчелеге дә белә, аны хәл итү юнәлешендә эшлиләр.
Авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков әйтүенчә, авыл эчләрендә дә тәртипкә китерәсе юллар байтак. Түбән Кәминкәдә 600 метр арада берничә тыкрыкка юл ясарга кирәк. Кара Чишмәдә дүрт урам юлына һәм ике тыкрыкка ремонт таләп ителә, аларның гомуми озынлыгы өч километрга якын.
- Түбән Кәминкәдәге Заречная урамында эчә торган суның сыйфаты начар, авылның ике ягында да су башнялары искергән. Быел бу проблеманы хәл итәргә планлыйбыз. Су скважиналары казып, ике су башнясы урнаштыруга проект ясалды, - диде авыл җирлеге башлыгы. – Алда куелган бурычларны авыл халкы, район җитәкчелеге, республика ярдәме белән җиңеп чыгарбыз.
Озакламый Кара Чишмә авылында модульле фельдшер-аккушерлык пункты үз ишекләрен ачачак.
Авыл җирлегенә керүче Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында 345 йортта 1016 кеше яши. Халыкның күпчелеге (633) эшче яшьтә, пенсионерлар – 335, мәктәп яшендә 33 бала бар, 15 сабый – мәктәпкәчә яшьтә.
Халык җыены елдагы кебек күңелле нотада тәмамланды. Юбилейлары үткән, авыл, халык өчен тырышып эшләүче авылдашларын, җирлектәге иң яшь баланың әти-әниләрен сәхнәгә чакырып бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев