Түбән Кармалкада “Бәрәңге БУМы!” җиңүчеләрен бүләкләделәр
Түбән Кармалка мәктәбе укучылары Россия күләмендәге “Бәрәңге БУМы!” (“Картофельный БУМ!”) бәйгесендә 3 нче урын яулаганнар.
Артем Калашниковның һәм Евгений Ванчиковның укытучы апалары Елена Чернышова җитәкчелегендә бәрәңге үстерү буенча үткәргән тәҗрибәләрен Мәскәүдә дә ошатканнар. Мәктәп командасын башкалага чакырып, аларга диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырганнар. Түбән Кармалканы шулай ил күләмендә таныткан якташларыбызга авыл җыенында да рәхмәт әйтеп бүләк тапшырдылар. Әйе, яшьләр барын да булдыра, алар – безнең киләчәк.
-Тик, ни кызганыч, узган 2025 елда Түбән Кармалка авыл җирлегендәге өч авылда: Түбән Кармалкада, Югары Кармалкада, Чумачкада бер генә бала да тумады. Шул ук вакытта монда 14 кеше (Түбән Кармалкада – 7, Югары Кармалкада – 2, Чумачкада 5 авылдаш) белән мәңгелеккә хушлаштык, - диде җыенда җирлек башлыгы Александр Митякин.
Яшереп торасы юк, җыен үткән көнне Түбән Кармалка мәдәният йортында салкынча иде, авылдашларга кышкы киемнән утырырга туры килде. Мондагы бинаны капиталь ремонтлауга чират көтә түбәнкармалкалылар. Узган елда Югары Кармалкага алып керә торган олы юлга капиталь ремонт ясалды, бусы - авылдашлар өчен сөенечле вакыйга. “Татнефть” гранты акчаларына Чумачкада “Яшьлек” чишмәсен төзекләндерә башлаганнар, бу эшне быел май аенда төгәлләмәкчеләр.
Әлбәттә инде, мондагы җирлектә дә авыл эчләрендәге юлларны яхшыртуларына өметләнәләр. Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова әйтүенчә, быел аларның кайберләренә яхшы юл ясау эшләре башкарылачак.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев