Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Яңа елдан яңача: Чирмешән китапханәчеләре - кунакта

“Яңа елдан яңача”. Әмир авылы клубында менә шундый матур исемле кичә узды.

Оештыручысы – китапханәче Гөлшат Әгъләмова бу юлы кунакка татар авылларының китапханәчеләрен чакырды.

Бәркәтәдән Әлфия Сөләйманова,

Кара Чишмәдән Әнисә Баһманова,

Түбән Кәминкәдән Зөлфия Мәссарова,

Якты Таудан Әлфия  Кәлимуллина,

Иске Кадидан Рушания Гыйрфанова,

Лашманнан Гөлүсәр Фарукшина, 

Иске Үтәмештән Мәдинә Галимова

Әмир авылы сәхнәсендә үз белемнәрен, осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Китапханәче һөнәре – иҗади һәм күпкырлы.  Китапханәнең хәзерге хезмәткәре беренче чиратта мәгълүмат бирүче. Шул ук вакытта ул психолог та, педагог та, оештыручы да, хәтта актер да. Укучыларга консультация бирү өчен билгеле бер эрудициягә, фәннең теге яки бу өлкәсендә, яки башка өлкәдә белемгә ия булырга кирәк.

Бу һөнәр кешесе эрудицияле генә түгел, аралашучан, ачык, актив булырга тиеш.

Әмир авылы клубы сәхнәсендә чыгыш ясаган якташларыбызның һәрберсе үз эшенең остасы икәнлеген дәллиләделәр. Тамашачыларга да бик күңелле ял минутлары бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев