Искеүтәмешлеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашкан
Иске Үтәмеш авыл җирлегендә 2025 елда күләмле байтак эшләр башкарылган. Җирлектә узган халык җыенында шулар хакында сөйләделәр һәм 2026 елга планнар билгеләделәр.
-Сигез айда яңа күперле булдык, Иске Үтәмеш авылы аша үтүче Чирмешән-Лениногорск юлындагы күпер капиталь ремонтланды. Юлчылар ярдәме белән мәчет янында машина кую урыны да эшләдек, вак ташны халык акчаларына кайтарттык, - диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. – Үткән ел Урманасты Үтәмеш авылындагы Урман урамына 744 метр озынлыгында юлга вак таш түшәдек. Юл төзелешенә киткән акчаларның ике миллионы авыл җирлеге откан гран акчасы булса, калганы район бюджеты хисабына башкарылды. 2025 елда тагын бер күптәнге хыялыбыз тормышка ашты: Иске Үтәмеш авылындагы ял паркын төзекләндердек.
Федераль, республика программалары, район ярдәме белән, үзсалым акчалары хисабына башкарылган эшләр әле моның белән генә бетми.
-Бу эшләрдә сезнең һәркайсыгызның өлеше бар. Халык белән җитәкчелек аңлашып эшли. Уртак фикергә килеп, берләшеп тотынганда, авылны да, районны да алга җибәрергә мөмкин, - диде җыенда чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Айбатов.
Авыл җирегенә керүче дүрт авылдагы 360 хуҗалыкта 798 кеше теркәлгән, шуларның 634се даими яши. Халыкның күпчелеге (439) хезмәт яшендә, 28 проценты (228) – пенсионерлар, балалар – 135. Хезмәткә яраклы кешеләрнең 24 проценты социаль өлкәдә хезмәт куя. Эшче халыкның 35 проценты авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә, 41 процент халык башка тармакларда эшли.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев