Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Лагерка авылына керү юлын быел төзеп бетерәчәкләр

Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә узган халык җыенында авыл урамнарын тәртипкә китерү һәм балалар бакчасы булмау проблемасын күтәрделәр.

Лагерка авылы мәктәбендә 11 укучыга 8 укытучы белем бирә, тагын 8 хезмәткәр эшли. Авылда мәктәпкәчә яшьтә алты сабый бар, ә бакча юк.

-Бу кадәр бала белән бакча ачу мөмкин түгел, бәлки Шешминкадагы балалар бакчасын эшләтеп җибәреп, бу авыл җирлеге балаларын да шунда йөртүне оештырыргадыр, - диде җыенда катнашкан  район башлыгы Рамил Айбатов. – Елдан-ел кеше саны азайган авылларда яңа объектлар ачып булмый, мин күп функцияле үзәкләр оештыру яклы.

Җирлеккә керүче өч авылда (Мордва Афонькәсе, Лагерка, Чуваш Афонькәсе) 211 йортта 373 кеше яши: Лагеркада – 249, Мордва Афонькәсендә – 74, Чуваш Афонькәсендә - 50. Төп халык чувашлар – 279, мордвалар – 75, руслар – 17, татарлар – 2. Быел җирлектә ике сабый туган, 11 кеше бакыйлыкка күчкән.

Мордва Афонькәсендә модульле фельдшер-акушерлык эшли, быел Лагеркада да шундый ФАП бинасы төзергә планлаштырыла. Ике авыл халкына да райпо кибетләре хезмәт күрсәтә.

-Авыл җирлегендәге юлларның озынлыгы тугыз километрдан күбрәк. Шуның 3,12 километры асфальтланган, тагын шул кадәренә вак таш түшәлгән, өч киломерга якын өлеше юлчылар көтә, - диде Мордва Афонькәсе башлыгы Александр Митяев. – Мөмкинлек булу белән ул юлларны да норматив хәлгә китерергә тырышабыз. Быел Лагерка авылына алып керүче юлның калган өлешен ясап бетерү дә планлаштырыла.

Җыен ахырында 50-55 ел гомер иткән парларны, 4-8 баш савым сыеры асраучы шәхси хуҗалыкларны, авыл тормышында актив катнашкан авылдашларны, “Яңа елга йортларын иң матур бизәүче” һәм “Иң төзек йорт тирәсе” номинациясе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев