Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә дә халык саны кими

Кайсы гына авыл җирлегендә узган җыенны алма, авылларыбыздагы демографик хәл зур өмет уятмый. Әлбәттә, Чирмешән дә бу яктан искәрмә түгел. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, монда да туучылар саны кимегән, ә үлем-китем күп.

Чирмешәндә халык җыены Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Инна Тайдакова чыгышы белән башланып китте һәм ул мондый саннарны атады.

Бүген бу җирлек территориясендәге дүрт авылда: 2691 йортта һәм квартирада 6825 кеше яши.

2024 нче елда җирлектә - 54, 2025тә 44 сабый дөньяга килгән. Шул ук вакытта 2024тә 86 кеше вафат булган, узган елны исә 90 кешене соңгы юлга озатканбыз.

Шунысы сөенечле, күпмилләтле район үзәге булсак та, үзара дус, тату, аңлашып яшибез. Бер-беребезнең бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез.

Чирмешән авыл җирлегенең милли составы:

- татарлар – 3298 кеше, ягъни 48,3 процент;

- руслар – 2139 кеше, 31,3 процент;

- чувашлар – 864 кеше, 12,6 процент;

- мордвалар - 389 кеше, 5,8 процент;

- башка милләтләр – 135 кеше, 2,0 процент.

Узган елны Чирмешән авыл җирлеге территориясендә район бюджеты хисабына һәм республика программалары нигезендә күләмле зур эшләр башкарылган.

Район үзәген төзекләндерү буенча эш тукталмый, халык өчен уңайлыклар булдырыла. Монда чирмешәнлеләр үзләре дә  өлешен кертә. Әйтик, үзсалым акчасын район үзәгендә һәм авыл җирлегенә керүче авылларда урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, карап тоту чыгымнарын каплауга юнәлдергәннәр. Авыл җирлеге территорисендә чишмәләрне төзекләндерү, христиан һәм мөселман зиратларында  аерым, конкрет  эшләр башкаруга да тотылган.

Балалар мәйданчыклары ремонтланган, Кирпеч заводы поселогында балалар мәйданчыгы урнаштырылган, Түбән Чегодай һәм Казанка авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне төзекләндергәннәр, кайбер урамнарда юлларны рәткә китергәннәр.

Җирлек авылларында 649 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 228 савым сыеры. Ел дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 400 тоннадан артык сөт җыелган. Казанкадан Саматдин Бабаев, Евгения Хмелева, Түбән Чегодайдан Габделхак Бәдретдинов, Хаҗәр Гыйниятуллина, Чирмешәннән Ином Карабаев һәм Ольга Пушкина гаиләләре сөт сатудан байтак керем алганнар. Дәүләт ярдәменнән файдаланучылар да бар. Сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидия бирелгән.

-Күргәнебезчә, республикада авыл халкының яшәү шартларын яхшырту буенча бик күп эшләнә, күп төрле программалар тормышка ашырыла, - диде үз чыгышында җыен эшендә катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова. - Гомумән, мондый җыеннар бик кирәк. Халык белән очрашып, күпләр өчен мөһим проблемалар турында фикер йөртәбез, аларны хәл итү юлларын эзлибез. Форсаттан файдаланып, махсус хәрби операциягә ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт. Шулай бергә һәм бердәм булганда безне беркем дә җиңә алмас. Батырларыбызның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев