Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Күтәмәлеләр маскировка челтәрләре үрә

Күтәмәлеләр махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә төрлечә ярдәм итәләр. Быел алар маскировка челтәрләре үрә башлаганнар.

Авыл китапханәсендәге “Подружки” түгәрәгенә йөрүче хатын-кызлар да гуманитар ярдәм җыюда һәм әзерләүдә төрлечә булыша.

-Быел яңа эшкә керештек – авылдашлар җыелышып, маскировка челтәрләре үрә. Без китапханәгә җыелып, челтәр үрү өчен материалны кисеп әзерлибез, ә укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм яшьләр авыл мәдәният йортында аны үрә, - диде авыл китапханәчесе Зөлфия Мәссарова. – Өлкәннәребез окоп шәмнәре ясауда да катнаша.

Бу эшләрне оештырып йөрүчеләрнең берсе - Александр Уляшкин. Ул халыктан җыелган акчаларга кирәкле материаллар алып кайта. Челтәр үрү өчен җайланманы да ул ясаган, тормыш иптәше  Тамара Германовна белән, челтәр үрүдә үзләре дә актив катнашалар. Аннан соң бу гаилә өйләрендә окоп шәмнәре ясый. Шәм өчен банкаларны Николай  Уляшкин һәм Виталий Лысаковский яндырган. Китапханәгә түгәрәккә йөрүче хатын-кызлар банкаларга картоннар куеп, парафин тутырырга әзерли. Банкаларга парафин тутыруда Алексей Филиппов һәм Данил Тихонов та ярдәм итә. Күтәмәлеләр инде  алты меңгә якын окоп шәме озатканнар, 500дән күбрәген - әле Яңа ел алдыннан гына.

Күтәмәлеләр гуманитар ярдәм җыю эшен махсус хәрби операция зонасындагы авылдашларына аталган посылкалар җыюдан башлап җибәрделәр. Бу вакытта да авыл халкы кем нәрсә белән ярдәм итә ала, шуны китергән, күпләр оекбашлар бәйләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев