Безнең районда рубрикасы буенча яңалыклар
-
Түбән Кармалка авыл җирлеге “Татнефть” гранты ярдәмендә Чумачка авылындагы чишмәне яңартты
Түбән Кармалка авыл җирлеге “Татнефть” грант ярдәмендә зур булмаган бер проектны тормышка ашырды – бер миллион ике йөз мең сумнан күбрәк акчага Чумачка авылындагы “Яшьлек” чишмәсе төзекләндерелде.
-
Чирмешәндә мошенниклар белән көрәштә гадәти булмаган ярдәмчеләр булыша
Чирмешәндә халык күп йөри торган урыннарда мошенниклар хакында кисәтүче полиция хезмәткәре макетлары куелды.
-
Чирмешән юлчылары юллар ремонтын быелга төгәлләп килә
Чирмешән татавтодорчылары бу атнада Чирмешәнне урап узучы һәм Лагерка авылына алып керүче юлларда эшлиләр.
-
Әмир авылы янындагы күпер төзелешендә берничә атналык эш бар әле
Әмир авылы янында, олы юлда төзелә торган күпердә берничә атналык эш калып бара.
-
Бәркәтә авылында нефтьчеләр ярдәмендә Иштирәк чишмәсен төзекләндерделәр
Иштирәк чишмәсе тирәсен төзекләндерүгә, матурлауга 3 миллион сумнан күбрәк акча сарыф ителгән. Әлеге эшләрне “Татнефть”тән отылган грант хисабына башкардылар.
-
Чирмешәндә чит ил гражданнарына яшәү кагыйдәләрен аңлаттылар
Район территориясендә яшәүче чит ил гражданнарын яшәү кагыйдәләре, җирле законнар нигезләре һәм мәдәни хезмәттәшлек үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
-
Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында яңа кибет ачылды
Әлеге сәүдә ноктасын “Авыл кибете” республика программасы буенча төзеделәр. Ул районда әлеге программа ярдәмендә өлгертелгән алтынчы кибет.
-
Иске Котыш авыл җирлегеннән яңалыклар
Иске Котыш авыл җирлегендә 408 кеше теркәлгән. Иске Котышта – 389, Красная Полянада – 17, Яңа Котышта ике кеше яши.
-
27 йортлы Кызыл Яр мәчете ишегенә йозак элмиләр
27 йортлы 42 кеше яшәүче Кызыл Яр авылында тормыш кайный.
-
Чирмешәндә татарлар күп
Чирмешән авыл җирлегендә 6832 кеше яши.
-
Чирмешән авыл җирлегендә сарык-кәҗәләр күбәйгән
Чирмешән авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда сарыклар, кәҗәләр асраучылар арткан. Әлеге мөгезле вак терлекләр – 1241.
-
Чирмешәндә капиталь ремонттан соң туган як тарихы музее кабат ачылды
Район үзәгендәге туган як тарихы музеен “Татнефть” гранты акчаларына капиталь ремонтладылар. Бинаның беренче һәм икенче катларындагы фойелар яңарды.
-
Чирмешән районы китапханәләре - Россиядә иң яхшылар арасында
Район үзәк китапханәсенең хезмщт коллективлары “Гаилә” милли проектын гамәлгә ашыру максатларында модельле муниципаль китапханәләр булдыру һәм мәдәният оешмаларын модернизацияләү өчен субсидия бирү буенча федераль конкурста ике грант отты.
-
Бәркәтәдә өлкәннәр өчен лагерь эшли
Бәркәтә авылының мәдәният йортында инде өченче ел рәттән өлкәннәр өчен “Икенче сулыш” исемле лагерь эшли.
-
Иске Кади авылында грант акчасына балалар мәйданчыгы ясаганнар
Иске Кади авылында, мәктәп территориясендә балалар өчен уен мәйданчыгы төзеделәр.