Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы китапханәләре - Россиядә иң яхшылар арасында

Район үзәк китапханәсенең хезмщт коллективлары “Гаилә” милли проектын гамәлгә ашыру максатларында модельле муниципаль китапханәләр булдыру һәм мәдәният оешмаларын модернизацияләү өчен субсидия бирү буенча федераль конкурста ике грант отты.

Район китапханәчеләре үзләренең югары профессионализмын тагын бер тапкыр раслады. Өлкәннәр китапханәсе яңа буын модель китапханәсен төзү өчен 15 миллион сумлык грант отты. Бу акчалар ремонт һәм яңа җиһазларга гына тотылмыйча, китапханә киңлекләрен тулысынча яңаруга юнәлдереләчәк. Заманча уку заллары, уртак эш һәм аралашу зоналары ясау планлаштырыла, мультимедиа хезмәтләре һәм электрон ресурсларга керү мөмкинлеге артачак. Яңартылган китапханә районның төп мәдәни үзәгенә, төрле очрашулар, белем бирү программалары һәм иҗади проектлар өчен киң кулланыла торган урынга әвереләчәк.

Ә үзәк балалар китапханәсе 4 миллион сумнан күбрәк күләмдә грант отты. Әлеге субсидия мәдәният учреждениеләрен модернизацияләүгә 2025 елда федераль бюджеттан РФ субъектлары бюджетларына бирелә.

 Грант акчалары балалар китапханәсенең интерьерын яңартырга, техник базаны ныгытырга, уен һәм иҗади студияләр булдырырга, балалар һәм яшүсмерләр өчен китап һәм мультимедия белән эшләүнең яңа форматларын кертәргә мөмкинлек бирәчәк.

-Бу җиңүләр китапханәчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар хезмәт күрсәтүнең яңа ысулларын кертәләр, төрле яшьтәге укучылар белән эшлиләр һәм мәдәни-агарту проектларын үстерәләр. Бүгенге көндә китапханә китап бирү урыны гына түгел. Ул – аралашу, шәхси үсеш һәм яңа идеяләр пространствосы. Мондый дәрәҗәле конкурсларда җиңү безнең районның дөрес юнәлештә эшләвен раслый, – дип билгеләп үтте район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Земфира Җамалтдинова.

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев