Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Түбән Кармалка авыл җирлеге “Татнефть” гранты ярдәмендә Чумачка авылындагы чишмәне яңартты

Түбән Кармалка авыл җирлеге “Татнефть” грант ярдәмендә зур булмаган бер проектны тормышка ашырды – бер миллион ике йөз мең сумнан күбрәк акчага Чумачка авылындагы “Яшьлек” чишмәсе төзекләндерелде.

Әлеге акчалар хисабына су чыганагының агып чыгу юлы ныгытылып, тирәсенә бетоннан тротуар салынган. Чишмә өстенә яңа ышык урын (навес) ясаганнар, ә аның каршындагы мәйданчыкка брусчатка җәелгән. Килүчеләргә автомобиль куярга да урын бар, бу урынны вак таш түшәп ныгытканнар. Ял итүчеләр өчен ике матур беседка да эшләнгән.

-Чирмешән осталары төзекләндерү эшләрен тәмамлап килә, койманы тотып бетерәсе генә калды, – дип хәбәр итте Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин.

Яңартылган чишмә авыл халкы, шулай ук кунаклар өчен уңайлы ял урынына әйләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев