Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

27 йортлы Кызыл Яр мәчете ишегенә йозак элмиләр

27 йортлы 42 кеше яшәүче Кызыл Яр авылында тормыш кайный.

Табигатьнең бик матур җиренә урнашкан торак пунктта яшәү өчен барлык шартлар да бар. Авыл кырыеннан инеш агып тора, болыннар, яшеллек тә күп.

-Мәчетебезнең ишегендә йозак юк, ул гел ачык, - ди Әбелгата мәчете имамы Зәйнулла Зәбиров. – Сирәк кенә булса да, юлаучылар да намаз укырга керә. Өйләгә - бишләп, җомга намазына җиделәп кеше килә. Гаетләрдә дин йортыбыз тулы була, 30-40 кеше җыелабыз. Яшьләребез дингә тартыла, авылыбыз яши әле.

1997 елда төзелгән мәчетне гел карап торалар, биредә ел саен диярлек нинди дә булса төзекләндерү эшләре башкарыла. Үткән елда янкорма ясап, бина тирәсен отмоска салып ныгытканнар. Быел иганәчеләр ярдәме белән ишек, тәрәзәләр урнаштырылган. 2024 елның көзендә Югары Кәминкә авыл җирлеге ярдәме белән мәчет каршында машина кую урыны шомарган, вак таш түшәгәннәр. Ә быел дин йорты тирәсен коймалап, керү юлына плитка җәелгән.

-Халкыбыз бик бердәм, булышка киләләр, - ди имам. – Тормыш булгач, үлем-китеме дә була. Мондый очракларда, рәхмәт,  Югары Кәминкә халкы ярдәмгә килә.

Һәр йортка су кергән булса да, авыл урамындагы кое да эшләп тора, аның тирәсен матурлап куйганнар. Элек-электән кызылярлыларны су белән тәэмин иткән чишмәне дә төзекләндерүгә керешкәннәр. Ул авыл җирлеге ярдәме белән башкарыла. Былтыр чишмәгә бару юлына күпер төзегәннәр, боҗралар төшереп, улак куйганнар, тирә-юненә планировка ясалган. Быел биредә түбә ясарга планлыйлар, төзелеш материаллары кайтарылган.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев