Чирмешәндә капиталь ремонттан соң туган як тарихы музее кабат ачылды
Район үзәгендәге туган як тарихы музеен “Татнефть” гранты акчаларына капиталь ремонтладылар. Бинаның беренче һәм икенче катларындагы фойелар яңарды.
Фойеларда стеналар, түшәм яңартылган, электр үткәргечләре алмаштырылган, яңа ишекләр куелган. Янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе, видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылган. Биредә барлыгы 15 миллион сумга эш башкарганнар.
- Хәзер беренче катта интерактив такта бар, биредә укучылар белән дәресләр дә үткәрергә мөмкин, икенчесендә нефтьчеләргә, Бөек Ватан сугышы тарихына һәм Бөек Җиңүгә багышланган почмаклар ясалды. Дизайнерлар үзләре район буенча йөреп чыктылар, барлык нефть оешмаларында булып, фоторәсемнәр ясадылар. Бүген алар безнең күргәзмәдә урын алды, - ди туган як тарихы музее директоры Виталий Ухливанов.
1980 елда Чирмешәндә мемориаль үзәк эшли башлый, ә 2007 елда аның нигезендә туган як тарихы музее ачыла. Чирмешәндә музей булдыруга «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», Чувашия халык академиясенең хакыйкый әгъзасы Николай Сергеевич Фролов зур өлеш кертте.
Музейда карау һәм өйрәнү өчен кызыклы экспонатлар байтак, биредә сигез экспозиция залы эшли, 3 856 экспонат саклана, алар арасында уникаль әйберләр бик күп.
-Безнең музейга кеше күп килә, ай саен 300гә якын кеше булып китә. Чит төбәкләрдә яшәүче якташлар да еш керә, әйтик, Самара өлкәсеннән, Себердән, Төмән өлкәсеннән, Ханты – Мансиийск округыннан да тарихыбыз белән кызыксынып килүчеләр булды. Тиздән Мәскәүдән бер кеше кайтырга тиеш, ул элемтәгә чыкты, музейның ремонттан соң ачылуын белеште, - ди Дмитрий Витальевич. – Музей фонды гел баеп тора. Якташларыбыз үзләре дә төрле әйберләр алып киләләр, үзебез дә барып алабыз. Әле менә шушы көннәрдә генә Бәркәтәдән Әнәс Сәлих улы Сөләйманов кабат шалтыратты. Соңгы тапкыр ул безгә 19 гасырда җитештерелгән фарсы келәме биргән иде, ә хәзер әнисеннән калган, Советлар Союзы вакытындагы тегү машинкасын тапшырмакчы.
Хәзер музей ишекләре көн дә диярлек ачык (шимбә, якшәмбе - ял көннәре). Биредә даими экспозицияләр дә эшли, күргәзмәләр дә оештыралар. Ачык йөзле белгечләр аерым кешеләр һәм коллективлар өчен дә экскурсияләр үткәрәләр. Музейны урап узмагыз, керегез, үкенмәссез.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев