Бәркәтәдә өлкәннәр өчен лагерь эшли
Бәркәтә авылының мәдәният йортында инде өченче ел рәттән өлкәннәр өчен “Икенче сулыш” исемле лагерь эшли.
-Быел безгә башка авыллардан да: Югары Кәминкәдән, Лашманнан, Туймәттән, хәтта район үзәгеннән дә килүчеләр бар, - диде әлеге проект җитәкчесе Альмир Жораев. - Бер атна дәвамында 34 кеше өчен төрле экскурсияләр, спорт фестивальләре, мастер-класслар оештырырга, кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрергә ниятлибез.
Икенче көнне биредә көзге уңыш фестивале узды. Якын тирәдә урнашкан татар авылларының вәкилләре бик матур күргәзмәләр оештырганнар. Бакчаларда үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләр белән район җитәкчесе Рамил Айбатов та танышты.
-Ел саен 1 октябрь – Өлкәннәр көне алдыннан Бәркәтәдә шундый матур проект оештыралар. Ул елдан-ел колачларык уза, без аны киләчәктә дә саклап калырга тырышырбыз. Иң мөһиме дөньялар тыныч булсын, бакчалардан, кырлардан җыйган көзге уңышларыбызның рәхәтен күрергә язсын. Сезгә исәнлек телим, балаларгыз, оныкларыгыз сөендереп торсын, - диде Рамил Тәлгать улы.
89 яшьлек Саимә апа Сабирова да лагерьга бик теләп йөри.
- Ел саен киләм, яратып йөрим, вакытыбызны бик күңелле уздырабыз, әллә нәрсәләр эшләп бетерәбез, - диде ул.
Югары Кәминкә авылында яшәүче Рабига Фәтыйхова да быел “Икенче сулыш”ка кушылган.
-Бәркәтәлеләрдән көнләшеп тора идек, ел саен өлкәннәрнең шулай күңелләрен күрәләр монда. Быел Альмир Андреевич безне чакыргач, шатланып ризалаштык, Югары Кәминкә авыл җирлегеннән дүртәү килдек, - диде ул.
Авылның әби-бабайларын бәйрәм белән районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин да тәбрикләделәр, киләчәктә дә гел шундый позитив, актив булып калуларын теләделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев