Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән юлчылары юллар ремонтын быелга төгәлләп килә

Чирмешән татавтодорчылары бу атнада Чирмешәнне урап узучы һәм Лагерка авылына алып керүче юлларда эшлиләр.

“Татавтодор” җәмгыятенең Аксубай филиалы Чирмешән юллар ремонтлау һәм төзү участогы хезмәткәрләре шуның белән быелга планлаган төзелеш эшләрен төгәлләмәкче.

Алар район үзәге “объездноенда” соңгы айларда байтак эш башкардылар, тик биредә эшләр киләсе елга да кала. Белгечләр әлегә 3 километр 400 метр арада юлны ремонтладылар.

-Юлның бу өлешендә капиталь ремонт ясалды: аслыгы цемент һәм известь белән ныгытылды, су агып чыгу өчен яңа торбалар урнаштырылды. Барлык таләпләргә туры китереп ком һәм вак таш түшәлде, - диде участок начальнигы Исхак Әбүнәгыймов. – Аскы катлам асфальт җәелде, юл кырыйлары быелга грунт килеш кала. Киләсе елда икенче катлам асфальт түшәләчәк, обочиналарга вак таш җәелеп, юл билгеләре урнаштырылачак.

Лагерка авылына алып керүче юлның да бер өлеше: ике километры шомара. Чирмешән юллар ремонтлау һәм төзү участогы хезмәткәрләре биредә юл аслыгын ныгытып, аның  беренче катлам асфальтын җәяләр. Икенче катын киләсе елда салырга планлыйлар, шуннан соң юл кырыйлары ясалып, юл билгеләре дә урнаштырылачак.

 

Эльмира Галәветдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев